Казан Ратушасында 2024 елда Казан мэриясе оештырган милли чараларга һәм проектларга багышланган түгәрәк өстәл булды. Түгәрәк өстәлнең алып баручысы Айсылу Лерон «Әминә» мультфильмы аша балаларның татар телен өйрәнүен әйтте.
«Әминә» анимацияле роликларында төрле темаларга җырлар яңгырый. Минем гаилә, төсләр, җәнлекләр, саннар, төрле гадәтләргә кагылышлы темалар һ.б. Балалар бакчасы, мәктәпләргә дә туры китереп эшлибез. Алар бик яраттылар. Татар телен өйрәнүче балаларга да шушы мультфильм-җырлар аркылы телне өйрәтәләр», - диде Айсылу Лерон.
Ул мэриянең проектларын бер-бер артлы күрсәтеп, белешмә биреп, проект өчен җаваплы булган катнашучыларга сүз бирде. Беренчеләрдән булып, «Әминә» проектын искә алдылар. «Гаилә елын «Минем гаилә» сериясе белән башладык. Анимацияле роликларны «Татармультфильм» командасы әзерләгән. Роликларның төп герое – Әминәне «Апуш» татар балалар театр студиясендә шөгыльләнүче Мәликә Бариева тавышландырды», - диде Айсылу Лерон.
Мәликә Бариева тавышландыру процессын ошатуын әйтте. «Бер көндә биш җыр яздырган идек. Әлеге проектта катнашуыма бик куандым. Үзем дә карап барам, һәр сериясен көтеп алам. Сеңлем, энем бар, алар да кызыксынып карыйлар, аннан соң кушылып җырлыйбыз. Инде яздырып бетердек. Спектакльләрдә дә бик яратып катнашам, алар бер-берсенә охшамаган», - диде ул.
«Мәликә «Апуш» театр студиясенә килгәндә бик бәләкәй иде. Без Резеда Гобәевага шигырь язарга, Миләүшә Хәйруллинага көен язарга мөрәҗәгать иттек. Нәтиҗәдә, балалар өчен татар телендә күңелле һәм истә калырлык җырлар туды. Әминә – матур кыз, аны кем тавышландыра ала икән дип, Алия Фәйзрахмановага әйттек. Биш ролик кына эшләрбез дип уйладык. Роликлар 32 сериядән тора, аның 19ы инде тәкъдим ителде. Һәр атна саен ял көннәрендә ресурсларда чыга», - диде Казан шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Гүзәл Сәгыйтова.
Анимацияле роликларны Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе хуплап алган һәм бу эшкә теләктәшлек белдергән.
Әлеге проектның «Алтын мөнбәр» кинофестивалендә «Иң яхшы кыска метражлы милли фильм» номинациясендә җиңү яулаганын искәрттеләр. «Киләчәктә әлеге роликларга нигезләнеп, «Әминә» китабын чыгарырга телибез. Ул тәрбиячеләр өчен лексикага кагылышлы методик әсбап буларак күзаллана. Әлегә нәтиҗәләрен көтәбез», - дип өстәде Гүзәл Сәгыйтова.
«2024 ел, чыннан да, вакыйгаларга, чараларга бик бай булды. Без проектларыбызга күз салып, аларга нәтиҗә ясап, искә алып китмәкче булабыз. Бергә хыялландык, планлаштырдык, борчылдык, киртәләрне уздык һәм, Аллаһка шөкер, булдырып чыктык», - диде түгәрәк өстәлне алып баручы Айсылу Лерон.