Добавить новость


World News


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Сергей Когогин «КАМАЗ» эшчеләренә: Соңгы 20 елда без дистәләгән заманча җитештерү ачтык!

Соңгы 20 елда «КАМАЗ» компаниясе дистәләгән заманча җитештерү ачты, шулай ук моңа кадәр кулланылмаган технологияләр кертте. Бу хакта Татарстан йөк машиналары җитештерүчесе генераль директоры Сергей Когогин белдерде, ул завод хезмәткәрләрен һәм ветераннарны «КАМАЗ»төзелешенә 55 ел тулу белән котлады.

Сергей Когогин сүзләренчә, мондый нәтиҗәләр аркасында Россия шәһәрләрендә хәзер уңайлы автобуслар һәм электробуслар йөри. «Кырларда һәм төзелешләрдә безнең заманча йөк машиналары эшли. Юлларда йөкне беспилотниклар ташый. Карьерларда йөзләгән тонна йөк ташырга сәләтле самосваллар сынала. Һәм бу безнең өчен чик түгел», – дип яза Когогин сүзләрен «КАМАЗ»ның матбугат хезмәте.

Шулай ук, Когогин КАМАЗның хәрби техникасын аерым искә алган. «Бүген сугышлар барган, безнең җиңү һәм илебезнең киләчәге хәл ителә торган урыннарда безнең бронялы һәм гадәти йөк машиналары хәрбиләрнең гомерен саклап кала, аларны сугыш кирәк-яраклары һәм азык белән тәэмин итә, корраланыш өчен платформа булып тора», – диде ул КАМАЗ эшчеләренә хезмәтләре өчен рәхмәт белдереп.

Шулай ук КАМАЗ ветераннарына аерым рәхмәт әйтте. «Без, балалар һәм оныклар, 55 ел элек сез күтәргән байракны горур йөртәбез. Сез салып калдырган фундамент үсеш өчен ныклы нигез булып тора һәм вакыт күрсәткәнчә, бернинди сәяси һәм икътисади давыллар да аны какшата алмый», – диде Сергей Когогин.

Генераль директор көндәлек хезмәтендә иң яхшыны саклап калган һәм КАМАЗның киләчәген төзегән коллективны җитәкләү рәхәт булуын да әйтте. Эшчеләрнең хезмәте аркасында «КАМАЗ» дөньякүләм исемгә ия компания булды.

«Бүген безнең компания, илнең транспорт иминлеген тәэмин итә торган заманча йөк машиналары төзүче буларак кына түгел, ә инновацияләр, алдынгы идеяләр һәм технологияләр чыганагы буларак та билгеле», – диде Когогин.

Мондый команда һәм фикердәшләр белән бергә компания Туган ил файдасына теләсә нинди бурычларны да үти ала дип йомгаклады ул. «Тарих безнең туктата алырлык киртәләр булмавын ачык күрсәтә», – диде компания җитәкчесе.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus