Добавить новость


World News


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Павел Дуров Telegramның ай саен 1 млн чамасы канал һәм төркемне юкка чыгарып торуын әйтте

Telegram инде берничә ел ай саен мессенджердан 1 млн чамасы канал һәм төркем, шулай ук 10 млн кулланучыны бетереп тора. Бу чара кагыйдәләрне бозучыларга кагыла. Бу хакта Телеграмга нигез салучы Павел Дуров үзенең социаль челтәрләрендә хәбәр иткән.

Дуров сүзләренчә, модераторлар командасы Телеграмның иминлеге буенча даими эшли. Аларга кагыйдә бозучыларны юк итәргә ясалма фәһем булыша.

Шулай ук Дуров әйткәнчә, бу эшнең күп өлеше кадр артында кала һәм җәмәгатьчелек команданың модерация буенча тырышлыгы турында тулысынча хәбәрдар түгел, ә веб-сайт мәгълүматы инде искергән, чөнки 10 ел яңартылмаган.

«Бу проблеманы хәл итү өчен без сайтыбызда telegram.org/moderation дигән яңа бүлек ачтык. Бу биттә модераторларыбызның шушы елларда эшләгән эше турында сөйләнелә һәм безнең Telegram иминлеген тәэмин итү буенча даими эшебезгә үтә күренмәле күзәтү тәкъдим ителә», – дип язган Дуров постта.

2024 ел башыннан Telegram 15,3 млн төркем һәм каналны блоклаган. Аларның 701 меңендә балаларга карата җенси көч куллану турында язмалар булган, ә 129 меңе терроризм белән бәйле булган.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus