Добавить новость


World News


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Гүзәл Хәбетдинова Әлмәттәге 4 баланың теләген чынга ашырачак

Әлмәт районы башкарма комитеты җитәкчесе Гүзәл Хәбетдинова «Теләкләр чыршысы» Бөтенроссия хәйрия акциясендә катнашты. Чыршыга гадәти уенчыклар урынына яңа ел шарлары формасындагы открыткалар эленгән, аларның һәркайсына балаларның теләкләре язылган.

Гүзәл Хәбетдинова авыр тормыш хәлендә калган балалардан өч шар-открытка сайлаган. Аларда түбәндәге теләкләр язылган: 13 яшьлек Радмир чыбыксыз наушниклар турында хыяллана, ә апалы-сеңелле Ангелина һәм Марина мигалкалы төнге лампа һәм тимераяклар алырга тели, 7 яшьлек Радмир пульт белән идарә итә торган машина сораган.

«Балаларның хыяллары чынга ашарга тиеш, шуңа күрә Яңа ел алдыннан балаларның теләкләрен һичшиксез үтәячәкмен», – диде җитәкче.

«Теләкләр чыршысы» администрация бинасында куелган, анда теләгән һәркем баланың хыялы язылган открытка сайлый ала. Акциядә катнашучылар бу теләкләрне үтәргә тиеш була. Хәйрия акциясендә 100дән артык әлмәтле катнашкан инде.

«Теләкләр чыршысы» – бөтен ил буенча уздырыла торган традицион яңа ел акциясе. Анда теләгән һәркем катнаша ала. Баштарак Россия Президенты Владимир Путин бер кызга үзен яңалыклар алып баручысы буларак сынап караган, икенчесенә Байкалда булырга, ә бер малайга Эрмитаж музеен карарга ярдәм иткән иде.

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов яшь татарстанлыларның «Ак Барс» хоккей командасы белән очрашу теләкләрен чынга ашырды һәм Лисичанскидагы бер малайга бүләк тапшырды. Ә Россия Хөкүмәтендә ралли-рейдер фанатына «КАМАЗ-мастер» командасы базасында булырга ярдәм иттеләр.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus