Добавить новость
World News


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Рөстәм Миңнеханов «КАМАЗ» коллективына «Фидакарь хезмәт өчен» орденын тапшырды

Күренекле хезмәтләре өчен һәм компаниягә нигез салынуга 55 ел тулу уңаеннан «КАМАЗ» предприятиесе коллективы «Фидакарь хезмәт өчен» ордены белән бүләкләнде. Бүләкләү турындагы указны Россия Президенты Владимир Путин имзалаган. Әлеге бүләкне бәйрәм чарасы кысаларында Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов «КАМАЗ» генераль директоры Сергей Когогинга тапшырды.

«Бу бүләк – безнең өчен зур дәрәҗә, масштаблы сәяси, икътисади һәм хәрби таләпләр булганда эшчеләрнең хезмәтенә югары бәя. «КАМАЗ» туган ил мәнфәгатьләре сагында тора», – диде Сергей Когогин.

Оешма җитәкчесе сүзләренчә, бүген коллективның бөтен тырышлыгы ил чикләрен саклау өчен продукция җитештерүгә юнәлтелгән. Шулай ук импортны алыштыру һәм үзебезнең илдә җитештерүне җайга салу шартларында яңа компонентлар базасында коммерцияле КАМАЗ автотехникасының күп төрләрен чыгару мөһим.

«Бу безнең Россиянең технологик суверенитетын ныгытуга керткән өлешебез. Мин хезмәттәшләремә мөһим дәүләт бурычларын үтәгәндә күрсәткән фидакарьлекләре, җаваплылыклары һәм ватанпәрвәрлекләре өчен рәхмәтлемен һәм компания коллективын югары бүләк белән котлыйм», – диде автогигант башлыгы.

Искәртеп үтик, әлеге орден Россиянең икътисади, фәнни һәм оборона потенциалын ныгытуга һәм үстерүгә керткән күренекле хезмәтләр өчен тапшырыла.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus