Добавить новость
World News


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Фәрит Мөхәммәтшинның фәнни мәкаләләре басылып чыкты

Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшинның сайтында парламент җитәкчесенең «Гражданин. Выборы. Власть» (Мәскәү шәһәре) һәм «Законодательные исследования» (Уфа шәһәре) фәнни-аналитик журналларында чыккан фәнни-аналитик язмалары урнаштырылган. Бу турыда Татарстан Дәүләт Советы матбугат хезмәте хәбәр итте.

Россия Югары аттестация комиссиясенең рецензияләнә торган фәнни басмалары исемлегенә кертелгән «Гражданин. Выборы. Власть» журналының 4 санында ТР Дәүләт Советы Рәисе, сәяси фәннәр докторы, Татарстан Республикасы Фәннәр Академиясенең хакыйкый әгъзасы (академик) Ф.Х. Мөхәммәтшинның « Парламентара хезмәттәшлек үзенчәлекләре һәм перспективалары » (Татарстан Республикасы парламенты эшчәнлеге мисалында) дигән фәнни мәкаләсе басылып чыккан.

Мәкаләдә Россия Федерациясе субъектларының парламентара эшчәнлеген торгызуның тарихи һәм хәзерге нигезләре анализлана. Тарихи-сәяси һәм аналитик анализ кысаларында Татарстан Республикасы Дәүләт Советы – парламентының эчке һәм тышкы парламентара эшчәнлегенең тарихи тәҗрибәсе һәм эмпирик практикасы ачыла.

Мәкалә тексты белән түбәндәге сылтама буенча танышырга була: Мухаметшин Ф.Х., Гильмуллин А.Р., Хисамеева Д.Р. Особенности и перспективы межпарламентского сотрудничества // Гражданин. Выборы. Власть. 2024. № 4 (34). С. 40–50.

Ф.Х. Мөхәммәтшинның «Федераль һәм төбәк законнарын камилләштерү факторы буларак парламентара диалог» (ИФО закон чыгаручылар ассоциациясе эшчәнлеге мисалында) дигән икенче фәнни эше белән «Законодательные исследования» фәнни басмасында танышырга мөмкин.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus