Добавить новость
World News


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Түбән Новгород өлкәсендәге Рязань шәһәрендә татар оешмалары 25 еллыгын бәйрәм итә

«Туган як» газетасында Рязань шәһәреннән Фареха Сидикованың «Рязань шәһәрендәге татар оешмаларына 25!» дигән язмасы чыкты. Мәкалә Бөтендөнья конгрессы сайтына урнаштырылган.

Безнең Түбән Новгород өлкәсендәге Рязань шәһәрендә татарлар бик үк күп булмаса да, дус яшибез, барыбызны да берләштерүче оешмалар – җирле автономиябез һәм «Нур» дини оешмабыз бар, Аллаһыга шөкер. Анда җомга намазлары, мәҗлесләр уздырабыз. Шәһәр хакимияте белән дә тыгыз хезмәттәшлек итәбез, бергәләп төрле чаралар оештырабыз.

Күптән түгел милли оешмаларыбызның 25 еллык юбилейлары уңаеннан һәм «Әниләр көне»нә туры китереп, «Татар җыры» дип аталган бик матур кичә оештырдык һәм ул тулы аншлаг белән узды.

Мин үзем «Нур» оешмасы рәисе булып торам, ә җирле милли-мәдәни автономиябезне Фәридә Сабирова җитәкли. Милли оешмаларыбызны һәм шәхсән безне Рязань өлкә хөкүмәте, шәһәр хакимияте вәкилләре җылы котлап, Рәхмәт хатлары тапшырды. Өлкә автономиясе рәисе Илдар Бикуев, Касимов шәһәренең дини оешма рәисе Мурат Кураев та матур котлау-теләкләрен теләп, Рәхмәт хатлары белән бүләкләделәр. Шулай ук Мурат әфәнде Россия мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Равил шәех Гайнетдинның котлау-сәламнәрен җиткереп, бүләкләрен тапшырды.

Агымдагы ел илебез Президенты тарафыннан «Гаилә елы» дип игълан ителгән иде һәм чара кысаларында күпбалалы татар гаиләләре дә бүләкләнде.

Үзебезнең үзешчәннәр бик матур, милли концерт номерлары әзерләгән иде, ә инде Татарстан Республикасының Яр Чаллы шәһәреннән килгән артистлар кичәбезне тагы да бизи төште, барлык чыгышлар кайнар алкышларга күмелде.

Барлык оештыручыларга һәм катнашучыларга зур рәхмәтемне белдерәм һәм милли оешмаларыбыз озын гомерле булсын дигән теләктә калам.

Форсаттан файдаланып, төрле җиргә сибелгән Нижгар төбәге татарларын берләштерүче «Туган як» газетабызны туган көне белән котлыйм, коллективка иҗади уңышлар, ә милли басмабызга озын гомер телим.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus