Добавить новость
World News


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Апас районында яшәүче гаилә 70 ел бергә гомер итүләрен билгеләп үтте

Татарстанның Апас районы Әлмәндәр авылында яшәүче Диләфрүз һәм Шәрифҗан Хөснетдиновлар 70 ел элек никахлашканнар һәм хәзер дә тату гаилә булып яшиләр. Күптән түгел алар балалары һәм оныклары белән бәрәкәтле туйларын билгеләп үтте.

Гаилә бәйрәме уңаеннан Хөснетдиновларга район башлыгы Айрат Җиһаншинның котлавы, Рәхмәт хаты һәм бүләкләр тапшырылды. Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Гөлүсә Галләмова һәм ЗАГС бүлеге җитәкчесе Розалия Насыйбуллина җылы теләкләр юллаган.

«Сез бәрәкәтле туй көнегезне билгеләп үтәсез. Уйларыгыз, максатларыгыз, теләкләрегез белән озак яшәгез әле», - диде район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Гөлүсә Галләмова.

Шәрифҗан Хөснетдинов — сугыш чоры баласы. Әтисе сугышка киткәндә аңа нибары ун яшь кенә була. «Мин әнинең төп ярдәмчесе булып калдым. Минем җилкәгә авыр хезмәт ятты. Әни арбаны арттан этеп җибәрсә, мин аны алдан тарта идем. Урман кистеләр, агачны ат белән ташыдык. Вакыты шундый иде», - дип искә ала ул.

Шәрифҗан 32 ел тимерчелектә эшләгән, 16 ел руль артында йөргән, тегермәндә хезмәт күрсәткән. Намуслы хезмәте өчен күп медальләр һәм Мактау грамоталары белән бүләкләнә. Ул авылда мәчет булсын өчен күп көч куя. Авылдашлары арасында зур абруй һәм ихтирам казанган.

Туган авылында Шәрифҗан абый гомерлек мәхәббәтен очрата. Гашыйклар бергә бакчада эшләгән, черемә һәм торф ташыганнар. Монда таныштык та, очраша да башладык», - дип сөйләде пенсионер.

Диләфрүз апа хәзер дә сабырлык һәм зирәклек үрнәге булып тора. Ул озак еллар балалар бакчасында пешекче булып эшли.

Бүген өлкәннәр улы Әгъзам һәм килене Резеда тәрбиясендә яши.

Материал Ләйлә Шиһабиева катнашында әзерләнде.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus