Добавить новость


World News


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Зәйдә 17 яшьлек егет хәрбиләргә машина алу өчен акча җыярга ярдәм иткән

Зәйдә 6нчы мәктәпнең XI сыйныф укучысы Михаил Аввакумов хәрбиләргә «Нива» машинасы сатып алу өчен 120 мең сум акчаны ике атна эчендә җыйган. Бу хакта «Зәй яңалыклары» сайтында хәбәр ителә.

Михаил Телеграм-каналында «Михаил/о СВОем» дигән төркемен ачкан. Зәйдән махсус хәрби операциядә катнашкан «Майер» кушаматлы егеткә хәрби иптәшләре машина алуда ярдәм сорап мөрәҗәгать итә. Ә «Майер»ның улы белән Михаил дуслар. Ике Миша сөйләшеп, «Михаил/ о СВОем» төркемендә хәрбиләргә машина алуда ярдәм сорыйлар. Һәм ике атна эчендә кирәкле сумма җыелып та бетә.

«Машина алу өчен акчаны Зәйдән генә түгел, күрше-тирә шәһәрләрдән, хәтта Норвегиядән, Севастополь, Мәскәүдән күчерүчеләр дә булды. Диңгез пехотасы хәрбиләре үзләре дә читтә калмады. Кичә – 11 декабрьдә машинаны Чаллыдан алып кайттык», - дип сөйли Михаил.

Машина артыннан алар өчәү – Майер, ике Михаил бергә барганнар. Хәзер машинаны хәрбиләргә җибәрү өчен әзерлиләр. Аны идеаль хәлгә китереп ремонтлап, дроннарга каршы саклагыч куярга телиләр.

«Ремонт өчен җыелган акча гына җитеп бетмәс. Игелекле кешеләр ярдәме белән бу эшне дә башкарып чыгарбыз дип өметләнәм», - ди Миша. Егет аның картасына күчкән һәр суммага көн саен хисап биреп бара.

Михаил хәрбиләргә ярдәм итү буенча Зәйдә зур эш башкара. Һәр гуманитар ярдәмне төяүдә катнаша, маскировкалау челтәрләре үрергә дә йөри. Киләчәктә егет Казанга югары уку йортына кереп, «Халык фронты» юнәлешендә волонтерлык эшен дәвам итәргә тели.

«Хәзер безнең игелекле, зур эшләрне тормышка ашырырлык командабыз бар. Бу - автомобиль алу гына түгел, ә безнең бердәмлегебез символы һәм Ватаныбыз сакчыларына безнең тыныч тормышыбыз өчен ярдәмебез. Мин безгә ышанган, ярдәм иткән һәркемгә зур рәхмәт әйтәсем килә», - ди Михаил Аввакумов.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus