Добавить новость
World News


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Кукмара районы Мәчкәрә авылында беренче Җәмигъ мәчетенә ярымай куелды

Кукмара районы Мәчкәрә авылында тарихи вакыйга булды: реставрация эшләре бара торган күпьеллык тарихы булган беренче Җәмигъ мәчетенә ярымай куелды. Бу хакта «Хезмәт даны» сайтында Ризилә Корбанова яза.

Әлеге тантаналы чарада Татарстан Республикасы Президенты Аппараты вәкиле Раил Гомәров, Татарстан Республикасы Мәдәни объектларын саклау комитеты рәисе Иван Гущин, район Башкарма комитеты җитәкчесе Азат Гарифуллин һәм башкалар катнашты.

Әлеге дин йорты – безнең көннәргә кадәр сакланган татар мәдәни архитектурасының уникаль һәйкәле. Аны 1791 елда беренче гильдия сәүдәгәре Габдулла Габдессәлам улы Үтәмишев төзетә. 1793 елда биредә беренче тапкыр намаз укыла. 1920 елда мәчет ябыла, соңыннан манарасы киселә.

Биредә 2005 елда реставрация эшләре башлана, әмма ахырына кадәр җиткерелми. 2022 елдан исә биредә ремонт-төзекләндерү эшләре башланып китте. Бүгенге көндә мәчет күзгә күренеп үзгәреш кичерә.

«Төзекләндерү эшләре 2022 елда башланды. Билгеле, ул тиз генә бармый. Әмма үзебезнең алга куелган бурычларны хәл итеп бетердек, дияргә була: мәчетнең матур күренешен каплап торган газ торбасын, бәйләм булып сузылган электр чыбыкларын алдык, мәчеттән читтә тәһарәт алу бүлмәсе ясадык. Мәчетнең керү каршына брусчатка җәелде, коймалар эшләнде. 90-95 процент эш башкарылды дип әйтергә була», – диде Иван Гущин.

Ремонт эшләре хәйрия акчасына башланып киткән иде. Анда йөзләгән кеше үз өлешен керткән.

«Хисап кәгазьләрен карап утырганда шуңа игътибар иттем: хәтта биш сум бирүчеләр дә бар. Димәк, һәркем көченнән килгәнчә изге эшкә үз өлешен кертергә тырышкан», – дип билгеләп үтте районның имам-мөхтәсибе Рәдиф Тимергалиев.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus