Добавить новость

В Москве состоялась презентация проектов импринтов издательства АСТ на 2025 год

Сборная России по хоккею 3×3 победила на Кубке Первого канала

Пятница в Москве стала самым холодным днем этой зимы

Президент Чехии Петр Павел поднял пенсионный возраст до 67 лет

World News


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Казан кооператив институтының «Пар канатлар» бәйрәмендә үрнәк гаиләләрне бүләкләгәннәр

Казан кооператив институтында «Пар канатлар» гаилә бәйрәме узды. Чувашия, Ульяновск, Татарстанның Әлмәт, Тәтеш, Алексеевск, Кайбыч, Югары Ослан, Нурлат, Балык Бистәсе, Сарман, Түбән Кама, Азнакай, Аксубай, Балтач, Апас, Чистай районнары һәм Казанда яшәүче үрнәк гаиләләр бер мәйданга җыелды. Бу хакта «Татар-информ»га институтның Дәрдемәнд исемендәге Татар мәдәнияте үзәге җитәкчесе, «Татар гаиләсе» фондының идарә әгъзасы Флюра Абдуллина хәбәр итте.

Чара башында Бөтендөнья Татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе, Татарстан Дәүләт Советы депутаты һәм үрнәк гаилә башлыгы Данис Шакиров чыгыш ясаган һәм үрнәк гаиләләрне сәламләгән. «Яңа елга бер адым калгач җыелдык, очрашуның темасы – гаилә. Бүген монда үрнәк гаиләләр килгән, алар гаилә турында дөрес күрсәтмәләр бирә», - диде.

Үз чыгышында ул Россия кооперация университеты ректоры, Татарстан Дәүләт Советы депутаты Алсу Нәбиеваның сәламнәрен җиткерде. Бөтендөнья Татар конгрессы каршында эшләп килүче Бөтенроссия «Татар гаиләсе» фондының Башкарма директоры Миләүшә Гайфуллинага әһәмиятле чара өчен зур рәхмәт әйтте. Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министры урынбасары Минзәлия Закирова да оештыручыларга рәхмәт җиткерде.

«Без Татарстанда зур һәм тату гаиләләр белән горурланабыз. Барчагызга да сәламәтлек, бәхет һәм җан тынычлыгы телим», – диде ул һәм Татарстан Мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин имзалаган рәхмәт хатларын Миләүшә Гайфуллина һәм Флюра Абдуллинага тапшырды.

Чарада Бөтенроссия «Татар гаиләсе» фонды рәисләре булган Туфан Миңнуллин, Роберт Миңнуллинның фикерләре дә яңгырады. «Татар гаиләсе» фондының Башкарма директоры булып беренче көненнән башлап эшләүче Миләүшә Гайфуллина барлык катнашучыларга гаилә кыйммәтләрен саклау һәм ныгытуга керткән өлешләре өчен рәхмәтен белдерде. Алда әле сызган юлның дәвамлы булуын җиткерде.

Татарстан Язучылар Берлеге рәисе, халык шагыйре, Татарстан Дәүләт Советы депутаты Ркаил Зәйдуллин, Татарстан мәгърифәтче-остазларының бөтенроссия җәмгыятенең төбәк җитәкчесе Раил Шәмсетдинов, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе урынбасарлары Ирек Шәрипов, Разил Зиннәтуллин, «Белем.ру» компаниясе директоры, «Татнетны үстерү фонды»ның директоры, Раил Гатауллин, Россия пенсионерлар берлегенең Татарстан буенча рәис урынбасары Гүзәлия Минкина чыгышларында гаилә кыйммәтенең асылын саклау, аларны киләчәк буынга тапшыруның мөһимлеген искәртте.

Үрнәк гаиләләрдән Бөтендөнья Татар конгрессның Аксакаллар Шурасы рәисе, Милләт йортының хуҗасы Рәүф-Гөлфия Хәсәновлар, Түбән Камадан 35 елдан артык бергә яшәүче Газизҗан-Нурзия Мирхазовлар, Ульяновскидан 35 ел бергә гомер итүче Рәмис-Рамилә Сафиннар, шулай ук Нурлаттан 35 ел бер-берсенә терәк булып яшәүче Тәлгать-Әлфия Галәүтдиновлар, Чистайдан Рәмис-Наилә Исламовлар үз тәҗрибәләре белән уртаклашты.

Канаш шәһәреннән «Иң яхшы гаилә» дигән исемгә лаек булган Фәнил-Гөлфисә Насыйровлар, Татарстанның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре, авыл хуҗалыгы фәннәре кандидаты Харис һәм хатыны «Семена» сәүдә йорты директоры Гөлчәчәк Камалиевлар, 25 ел бергә яшәүче, биш бала тәрбияләүче Россиянең «Ата – Ана» даны ордены медаленә лаек булган Булат-Фирая Зыятдиновлар да сөйләшүдә катнашкан.

«Ульяновск өлкәсенең Елшанка авылыннан заманында дүрт буынлы гаиләгә килен булып төшкән Гөлфирә Алиәкбәрова гаилә музейларын төзеп җибәрүләре турында сөйләде. Татарстанның Балык Бистәсе районы Башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары, өч бала анасы Айгөл Вафина чыгышы да һәркемне җәлеп итәрлек булды», - диде Флюра Абдуллина.

«Татарстанның Чирмешән районы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Ләйләгөл Муксинова, гомер буе кайнана белән яшәүче Аксубай районыннан Әлфия Нурхәмитованың гаилә кыйссасы да тәҗрибә алырлык булды. Татарстанның Югары Ослан районыннан Нәзилә Биктаһирова, Әлмәт шәһәрендә яшәүче Җамалиевлар гаиләсеннән Гөлия Нәбиулла кызы әдәби әйдаман, «Гаилә» клубын ачып җибәрүләре белән таныштырды. Татарстанның Апас районы Олы Бакырчы авылында мәдәният йортында бергәләп хезмәт итүче Әлфәт һәм Ландыш Моталлаповлар сүзләрен җыр телендә җиткерде», - диде ул.

Татарстанның Алексеевск районы Урманасты Шентала авылында яшәүче Земфира Вәлиева, Азнакайдан Ата-аналар мәктәбен алып баручы, Загс бүлеге мөдире Айгөл Хәсәнова гаилә серләре белән уртаклашты. Балалар тәрбияләүдә һәм гаилә кыйммәтләрен саклау өлкәсендә уңышка ирешкән үрнәк гаиләләргә бүләкләр тапшырылды. Татар гаиләсе бәйрәме чәйле табын янында җылы, истәлекле, тарихка кереп кала торган мизгелләр белән баетылды.

Татарстанның атказанган артисты, «Татар гаиләсе» фондының идарә әгъзасы Лилия Муллагалиева халкыбыз әсәрләрен яңгыратты. Сценарий авторы һәм алып баручы Казан кооператив институтының Дәрдемәнд исемендәге Татар мәдәнияте үзәге җитәкчесе, «Татар гаиләсе» фондының идарә әгъзасы Флюра Абдуллина булды. Чараны Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты, Бөтенроссия «Татар гаиләсе» фонды, Пар канатлар проекты, Россия кооперация университеты оештырды.

Читайте на 123ru.net


Новости 24/7 DirectAdvert - доход для вашего сайта



Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России



Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Smi24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city

ФАР: в 92 года умер восьмикратный чемпион СССР по альпинизму Валентин Божуков

Президент Чехии Петр Павел поднял пенсионный возраст до 67 лет

Беспилотник с примотанной взрывчаткой нашли в поле в Новой Москве

Состоялся старт продаж обновленного Bestune B70: цены и комплектации

Музыкальные новости

Создание Рилс. Создание Reels. Создание Рилсов для Певцов, Музыкантов, Артистов.

Станции метро "Зенит" и "Беговая" закрывали на вход в Петербурге

Губернатор Дмитрий Миляев поздравил «Тулицу» с победой над «Динамо-Метаром»

Игрок «Краснодара» Са: зимняя пауза в РПЛ — это что-то из параллельной реальности

Новости России

С 2025 года изменятся правила перевозки животных в поездах дальнего следования

Авито Спецтехника добавила новые возможности для онлайн-аренды в Петербурге

Агент Агузаров: «Меня не расстраивает, что Шапи не вызывают в сборную России»

Президент Чехии Петр Павел поднял пенсионный возраст до 67 лет

Экология в России и мире

Показ балета «Щелкунчик» в Новогодние каникулы пройдет в «Колизей - арене»

В дни школьных каникул балет «Щелкунчик» пройдет в «Колизей - арене»

Кабинет Артиста в Яндекс. Кабинет Артиста в Яндекс Музыке. 

Топ–10 лучших свечей от молочницы

Спорт в России и мире

Касаткина, Шнайдер и Мирра Андреева выступят на турнире WTA-500 в Аделаиде

Касаткина, Шнайдер и Мирра Андреева выступят турнире WTA-500 в Аделаиде

Миллиардер дал совет Елене Рыбакиной

Блинкова разгромно проиграла Лепченко на турнире в Лиможе

Moscow.media

Россияне осваивают внутренний туризм: турпотоки в некоторые регионы выросли на 57%

Город Гофмана

TODAY 50% DISCOUNT ON ALL https://boosty.to/ivanw

BelkaCar и МТС Premium увеличили кэшбэк на поездки в приложении каршеринга











Топ новостей на этот час

Rss.plus






Москвичи собрали еще около 5 тонн гуманитарной помощи для детей и бойцов СВО

Беспилотник с примотанной взрывчаткой нашли в поле в Новой Москве

Президент Чехии Петр Павел поднял пенсионный возраст до 67 лет

ФАР: в 92 года умер восьмикратный чемпион СССР по альпинизму Валентин Божуков