Кар һәм яңгыр явуы көтелә
Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматларына караганда, бүген – 13 декабрьдә, аязучан болытлы һава торышы хакимлек итәчәк.
Республика районнарында урыны белән юеш кар һәм яңгыр явуы көтелә. Көньяк-көнбатыштан уртача тизлектә җил исә. Төнлә юлларда бозлавык хасил булу ихтималы зур.
Татарстанда уртача һава температурасы төнлә – 0-5 градус салкын, көндез исә 3 градус салкыннан 2 градуска кадәр җылы булачак.
Казанда төнге сәгатьләрдә – 1-3 градус салкын, көндез исә 1 градус салкыннан 1 градуска кадәр җылы булыр, дип фаразланыла.
http://intertat.ru/tt/yanalyklar/item/51955
Фото: http://grodno.greenbelarus.info/files/f11125.jpg