Добавить новость


World News


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Баулы һәм Башкортстан волонтерлары ятим хәрбиләр өчен чәкчәк әзерләгән

Башкортстан халкы Татарстанның Баулы районы аркылы хәрбиләргә гуманитар ярдәм җибәрә. Бу юлы ятим хәрбиләргә посылкалар әзерләгәннәр. Аларны әзерләүдә Башкортстан Республикасының Бүздәк районы Күзәй һәм Ахун авылларыннан ике пенсионер ханым катнашкан.

Башкортстанда әзерләнгән посылкаларны Баулы волонтерларына тапшырганнар. Алар арасындагы Миңнегөл Гәрәева һәм Роза Хөсәенова посылкаларны Баулыда яшәүче балалары аша тапшырырга булган.

«Дөньядагы бөтен әниләр үз балалары өчен борчылган кебек, мин дә солдатларыбыз өчен кайгырам. Аларның һәркайсысы кемнеңдер баласы бит. Махсус операция турындагы һәр яңалыкны йөрәгем аша уздырам һәм борчылам. Шуңа күрә без ничек булса да күңел һәм кул җылысын тапшырырга, егетләргә чәкчәк әзерләргә булдык», – дип сөйли Миңнегөл Гәрәева.

«Без гуманитар ярдәм җыюда гел актив катнашабыз. Егетләрнең барысына да туган якларына, туган йортларына, якын кешеләре янына кайтуларын телим. Кайбер частьләрдә ятим, беркеме дә булмаган солдатлар барлыгын белдек. Шуннан бирле мин ныграк борчыла башладым, аларга ничек ярдәм итәргә икән дип уйладык. Шуннан соң Миңнегөл белән сөйләштек, нишләп әле аларга тәмле чәкчәк әзерләмәскә? Инде икенче көнне үк эшкә тотындык. Егерме йомыркадан әзерли башладык, шактый күп чыкты. Шикәрле сироп урынына бал кулландык, соңыннан тәм-томны махсус савытларга тутырдык. Бу юлы безнең чәкчәк аеруча да тәмле килеп чыкты», – дип сөйли Роза Хөсәенова.

Миңнегөл һәм Роза апа сүзләренчә, мондый изге эштән читтә калырга ярамый. Тәмле ризыклар әзерләп, алар хәрбиләргә өйләренә исән-сау килеш кайтуларын теләгән. Алар шулай җиләкләрдән кайнатмалар, тозлы, маринадланган яшелчә консервалары, шифалы үләннәр өстәлгән чәй дә җибәргән.

Баштарак Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов үзенең еллык Юлламасында волонтерларга махсус хәрби операциягә ярдәм итүдә мөһим өлеш керткәннәре өчен рәхмәт белдергән иде.

«Кешеләр моны чын һәм ихлас күңелдән, үз тирәсенә шундый ук битараф булмаган гражданнарны берләштереп, фикердәшләрнең тулы бер командаларын җыеп эшли», – диде республика җитәкчесе.

2 сентябрьдән Татарстанда РФ Саклану министрлыгы белән контракт төзүчеләргә 2 миллион сумга кадәр акча бирелә. Акчаның күләме арту республикада түләүләр күтәрелүгә бәйле.

РФ Кораллы көчләре сафларында контракт буенча хезмәт итү, шулай ук премияләр, ташламалар һәм түләүләр турында heroes-tatarstan.ru сайтында яки 117 телефоны буенча белергә була. Шулай ук Контракт буенча хәрби хезмәткә сайлап алу пунктына (1нче разряд) мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Адресы: Казан, Аэропорт урамы, 1/40; телефоны: (843) 221-44-52. Моннан тыш, 8 800 222 59 00 номеры буенча мөрәҗәгать итәргә була.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus