Добавить новость


World News


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Миңгол Галиев: Бүгенге көндә безнең сәнгать күңел ачуга гына кайтып кала

10 декабрь көнне Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының Г.Тукай исемендәге Милли мәдәният һәм мәгариф югары мәктәбендә Татарстанның халык артисты Миңгол Галиев студентлар белән очрашты.

«Миңгол Галиев Татарстанның халык артисты гына түгел, ә күп еллар дәвамында безнең университетта студентларны музыка белеменә, җырларга өйрәткән профессорда да. Ул тәрбияләп чыгарган укучылар – Татарстанның халык артистлары Рөстәм Закиров, Айдар Галимов, Рәсим Низамов һәм башкалар», - диде Г.Тукай исемендәге Милли мәдәният һәм мәгариф югары мәктәбенең деканы Рамил Мирзаһитов.

Ул студентларга үзенең иҗат юлы ничек башлануы, студент чагындагы кызыклы хатирәләре, белем биргән мөгаллимнәре турында сөйләде һәм хәзерге җыр сәнгате турындагы фикерләре белән бүлеште.

«Бүгенге көндә безнең сәнгать күңел ачуга гына кайтып кала. Гадәттә, шагыйрь үзенең йөрәгеннән чыкканын яза, композитор күңеленнән алып, моң өсти, ә җырчы шул ике кешенең йөрәген халыкка җиткерергә тиеш. Әмма бүгенге көндә сәхнәгә чыккач, артистлар үзләрен күрсәтә башлыйлар», - диде Миңгол Галиев хәзерге җыр сәнгате турында.

Артист, Тукай күзаллаганча мәктәп булдырып, җыр башкарудагы методикасын, тәҗрибәсен тапшыру максатыннан студентларны үзенә укырга да чакырды.

«Япониядә чыгыш ясаганда, миңа «Сез авызыгызны да ачмыйсыз кебек, әмма тавышыгыз бик моңлы, яңгырап чыга», диделәр. Мин: «Безнең халыкның гореф-гадәтләре буенча, моңны, җырның мәгънәсен җиткерү өчен, авызны киң итеп ачу мәҗбүри түгел, җыр күңел түреннән чыгарга тиеш», - дидем. Миңа укырга килсәгез, мин сезнең барыгызны да җырчы итә алам», - диде Миңгол Галиев.

Студентлар артист белән бергә, тавыш ярыларын ныгытү өчен, күнегүләр дә ясадылар һәм, бергәләшеп, «Туган тел» җырын башкардылар.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus