Добавить новость


World News


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Илсөяр Иксанова: Дәрдемәнд – элитар шигъриятнең иң күренекле вәкиле

Татарстан Язучылар берлеге рәисе урынбасары, шагыйрә Илсөяр Иксанова меценат, алтын приискалар хуҗасы, шагыйрь Дәрдемәнд – Закир Рәмиевны элитар шигъриятнең иң күренекле вәкиле дип атады. Бу хакта ул Татар китабы йортында Дәрдемәнднең 165 еллыгына багышланган «Сагышлы» дип исемләнгән күргәзмә ачылышында әйтте.

«Дәрдемәнд – элитар шигъриятнең иң күренекле вәкиле. Ул татар шигъриятенең югарылыгын күрсәтә. Бүгенге көндә дә бездә Дәрдемәнд нигез салган элитар шигърият бар. Шагыйрьнең, әдипнең зурлыгы аның үзенең мәктәбен булдыра алуында, артыннан яшьләрне алып бара алуында чагыла. Һәр заманда актуаль булып, укучыга барып җитәрлек булып, яңадан иҗатка дәртләндерә алуда дип уйлыйм мин», - диде ул.

Аның фикеренчә, Дәрдемәнд бүгенге көндә дә язучыларны, шагыйрьләрне яңа иҗатка дәртләндерә. «Бер буын шагыйрьләр – дәрдемәндчеләр – Дәрдемәнд эзеннән баралар. Алар татар әдәбиятын элитар зурлыкта алга таба алып барырлар дип уйлыйм», - диде Илсөяр Иксанова.

«Быел Дәрдемәнд елы дип әйтеп була, аңа багышланган бик күп чаралар узды. Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият, сәнгать институтында конференция булды, Галиәсгар Камал театрының кече залында яшь шагыйрьләр көче белән әзерләнгән кичә карадык. Күргәзмә – бөтенләй икенче формат. Күргәзмәләргә килгәч, дәреслекләрдән, уку китапларыннан белгән кешеләрнең шәхси әйберләрен, документларын күрәбез һәм алар безгә үзеннән-үзе якыная», - диде Татарстан Язучылар берлеге рәисе урынбасары.

«Алар шушы әйберләрне тотып йөргән, әлеге шәхесләр безнең арада яшәгән кебек була. Шул ягы белән күргәзмә шәхесләрнең кем икәнлеген күрсәтеп бирә, аларны безгә берникадәр якынайта», - диде Илсөяр Иксанова.

  • Күргәзмәдә Закир Рәмиевның исем-тамгалы юл сандыгы, сөлгесе, гаилә аш сервизыннан кашык, чәнечкеләр, самавыр, хатын-кыз киемнәре, ашъяулык, сөлге, тастымаллар, аның төрле шәхесләргә бүләк иткән предметларын (мәсәлән, Шәриф Камалга бүләк иткән каләмен), «Шура» журналын, XX гасырда төрле елларда басылып чыккан әсәрләрен, портретын, Бакый Урманче ясаган бюстын күрергә була. Күргәзмә ике ай эшләячәк.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus