Добавить новость


World News


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Арчада хезмәт алдынгыларын бүләкләделәр

«Арча» спорт комплексында «Арча батырларын данлый» дип исемләнгән алдынгылар слеты узды. Бүләкләү тантанасына төрле өлкәдә фидакарьлек үрнәге күрсәтеп эшләүче алдынгылар җыелды.

Хезмәт алдынгыларын Арча муниципаль районы башлыгы Илшат Нуриев, җиденче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Марат Бохараев, Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының урынбасары Рафаэль Фаттахов, ТР Мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин сәламләде.

Чарада махсус хәрби операция зонасыннан кыска вакытлы ялга кайткан ир-егетләр катнашты. Илшат Нуриев үз чыгышында аларга рәхмәт сүзләрен җиткерде.

«Ватан сагына баскан, илебез халкының тынычлыгын саклаучы, үз гомерләрен кызганмаучы батыр ир-егетләребезгә рәхмәт. Аларга бер генә теләк, туган якларына исән-сау әйләнеп кайтсыннар», – диде ул.

Слетта дәүләт бүләгенә лаек булучылар, алдынгы оешма һәм хуҗалык җитәкчеләре, «Иң яхшы комбайнчы-2024» район конкурсында җиңүче кыр батырлары, азык әзерләүче комбайнчылар, механизаторлар, сыер савучылар, терлекчелек өлкәсендә хезмәт куючылар бүләкләнде.

«2024 ел районыбыз өчен уңышлы ел булды. Киләчәктә дә югары күрсәткечләргә, зур хезмәт уңышларына ирешеп эшләргә язсын», – диде Илшат Нуриев.

Бүләкләү тантанасы район сәнгать осталары, «Арча егетләре» халык вокаль ансамбле, ТР Дәүләт җыр һәм бию ансамбле чыгышлары белән үрелеп барды.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus