Казандагы «Зәңгәр күлләр» тыюлыгы территориясенә килү түләүле булачак. Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин шул хактагы карарны имзалаган.
Төгәл суммасы әлегә күрсәтелмәгән. Документ текстында әйтелгәнчә, аны республика Министрлар Кабинеты билгеләячәк. Шулай да ул элегрәк 100 сум тәшкил итәргә мөмкин дип планлаштырылган иде.
ТР Биологик ресурслар дәүләт комитетында элегрәк белдерүләренчә, аеруча саклана торган табигый территорияләргә килгән өчен түләү кертү – кирәкле чара. Мондый тәҗрибә Россиянең күп кенә төбәкләрендә гамәлдә, өстәвенә «ул ниндидер коммерция максатын түгел, ә табигать мөнәсәбәтендә аеруча зур кыйммәткә ия территорияләрне саклауны күздә тота».