Добавить новость
World News


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Малайзия Премьеры Европада мөселманнарга каршы гамәлләр артуга борчыла

Европада мөселман җәмгыятьләренә каршы юнәлдерелгән максатчан гамәлләрнең үсеше күзәтелә. Бу хакта «Россия — Ислам дөньясы» Стратегик караш төркеменең күчмә утырышында Малайзия Премьер-министры Әнвәр Ибраһим белдерде.

Ибраһим Европада мәчетләрне мәсхәрә итүләр, мөселманнарны эзәрлекләү турында да искәртте.

Икенче яктан караганда, мөселман дөньясының һәм Россиянең төрле өлкәләрдә хезмәттәшлек темплары арта.

«Малайзия – ислам финанслары өлкәсендә дөньякүләм лидер. Без шәригать таләпләренә җавап бирә торган һәм финанс инновацияләрен стимуллаштыра торган институтларның ышанычлы экосистемасын булдырдык. Россия үзенең шактый күп мөселман халкы белән ислам банкингы өстенлекләрен кулланырга әзер. Бу уртак проектларга ярдәм итә һәм мөселманнар күп булган илләрдән инвестицияләр җәлеп итә», – диде Малайзия Премьер-министры.

Ул гаделлек һәм күпполярлылык ышанычтан һәм бердәмлектән башка була алмый, диде.

«Бу очрашу диалог өчен мөмкинлек кенә түгел, ә эшләргә өндәмә дә. Бу безнең миссияне башкару мөмкинлеге», – дип ышана Премьер.

Россия һәм мөселман дөньясы илләре арасында хезмәттәшлекне ныгытуда Стратегик караш төркеме рәисе, Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов та әһәмиятле роль башкарды, диде Әнвәр Ибраһим.

«Татарстан Республикасы Рәисе, Татарстанның бөтен халкы кебек үк – кыю кеше», – диде Әнвәр Ибраһим.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus