Зәйдә шәһәр һәм район Советы депутатларының берләштерелгән сессиясе үтте. Сессия эше алдыннан депутатлар, оешма, предприятие җитәкчеләре инвалидлар ункөнлеге кысаларында узучы «Язылу бүләк ит!» акциясендә катнашты. Бу хакта «Зәй-информ» сайтында Энҗе Әгъләмова яза.
«Бүгенге заманда мәгълүмати чыганаксыз яшәү мөмкин түгел. Физик мөмкинлеге чиклеләр, ялгыз яшәүче ярдәмгә мохтаҗ өлкән кешеләр нигездә газета-журналлар аша җирлек, дөнья хәлләреннән хәбәрдар булырга күнеккән. Шуңа да һәрбер «Язылу бүләк ит!» акциясендә катнашып ярдәмгә ихтыяҗларга булышуны чын күңелдән башкарам. Һәр зәйленең якты, яхшы хәбәрлар алып, киләчәккә ышаныч белән яшәвен телим», — диде «Зәй офыклары һәм «Новый Зай» газеталары бүләк иткән шәһәр Советы депутаты Альбина Ларина.
Хәйрия акциясендә катнашу нәтиҗәсендә бүген физик мөмкинлеге чикләнгәннәр, махсус хәрби операциядәгеләрнең якыннарына, ялгыз яшәүче өлкән кешеләргә 38 данә газета яздырылды. Район басмалары адресатларга 2025 елның беренче яртысында һәр җомга саен килеп торачак.
«Зәй офыклары» газетасын район Советы депутатлары, авыл җирлекләре башлыклары Мөнир Туктаров, Илгиз Вәлиев, Радик Ситдиков, Павел Минеев, Юрий Гыйльманов, Зиннур Мохтаров, Наилә Гатина, Людмила Барсукова, Расих Шиһабетдинов почта аша үз җирлекләрендә яшәүче физик мөмкинлеге чиклеләргә, махсус хәрби операциядә булганнарның әти-әниләренә, якыннарына яздырдылар.