Добавить новость
World News


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Актанышта «Игелек марафоны»нда 2 миллион сумнан артык акча җыелды

Бүген Актанышта 25нче тапкыр «Игелек марафоны» узды. Марафонда 2280160 сум акча җыелды. Актаныш районы авыл җирлеге башлыклары, оешма-предприятие, төзүче оешма җитәкчеләре, эшмәкәрләр, мәгариф, медицина, мәдәният хезмәткәрләре, «Игелек үзәге» хезмәткәрләре, спортчылар сәхнәгә күтәрелеп «Игелек марафоны»на үз өлешләрен кертте. Бу хакта «Актаныш» сайтында Ләйсән Газизова яза.

Чирек гасыр дәвам иткән «Игелек марафоны» Актаныш районында яшәүчеләрнең никадәр кешелекле, мәрхәмәтле булуы хакында сөйли, ел саен райондашлар, хезмәт коллективларында, хуҗалыкларда эшләүчеләр, эшмәкәрләр кулларыннан килгәнчә инвалидларга хәйрия ярдәме күрсәтә, акчалата булыша. 25 ел дәвамында мөмкинлекләре чикләнгән меңнәрчә кешеләрнең гомерләрен озайту, сәламәтлекләрен кайтару, аякка бастыру, якты дөньяның матурлыгын күрсәтүдә «Игелек марафоны»ның өлешен әйтеп бетерү мөмкин түгел.

Актаныш районы инвалидлар җәмгыяте җитәкчесе Фәйрүзә Разетдинова мөмкинлекләре чикләнгән райондашлар белән алып барылган эшчәнлек турында сөйләде, уңышлар белән таныштырды, 2023 елда «Игелек марафоны»нда җыелган акчага хисап тотты. Шуңа да марафонны киләчәктә тагы да дәвам итү, чикләрен киңәйтү мөһим. Бу хакта бүгенге чарада Актаныш муниципаль районы башлыгы Ленар Зарипов билгеләп үтте.

«Сәламәт кеше эшкә бара да өенә кайта, ә мөмкинлеге чикләнгән кеше өчен һәрбер туган таң, һәрбер үткән көн зур батырлык. Шул авырлыкларны җиңәргә ярдәм иткәнегез, «Игелек марафоны»нда катнашкан һәркемгә зур рәхмәт!» – диде район башлыгы һәм «Игелек марафоны»на старт биреп акчалата ярдәм күрсәтте.

Актаныш районы мөмкинлекләре чикләнгәннәр белән актив эшләүче фидакарь затларга Россия, Татарстан, Актаныш районының мактаулары тапшырылды, республика инвалидлар спартакиадасы җиңүчеләре хөрмәтләнде.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus