Бүген, 10 декабрьдә, Бөтендөнья татар конгрессы бинасында «Әниемнең җылы кочагы» конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы узды. Искәртик, Бөтендөнья татар конгрессы «Әниләр көне» уңаеннан «Әниемнең җылы кочагы» дип исемләнгән конкурс оештырды. Ул 1 ноябрьдә башланды һәм 20 ноябрьгә кадәр дәвам итте. Бу хакта конгрессның матбугат хезмәте хәбәр итә.
Быел бәйгедә Россиянең Башкортстан, Чувашия Республикаларыннан, Пермь краеннан, Оренбург, Свердловск, Пенза, Түбән Новгород өлкәләреннән һәм Татарстан Республикасы районнарыннан барлыгы 300дән артык бала катнашып, әниләргә багышланган шигырьләр сөйләде.
Чарада катнашучыларны Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Данис Шакиров сәламләде. Ул билгеләп үткәнчә, әни – һәркемнең тормышында иң кадерле, иң изге, иң кирәкле кеше.
Шулай ук балаларны котларга Кыш бабай да килгән иде. Укучылар аңа әниләр турында шигырьләр сөйләп күрсәтте, җырлар җырлады. Кыш бабай беркемне дә бүләксез калдырмады, диелгән хәбәрдә.