Добавить новость


World News


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Төмәндә «Себер йолдызы» һәм «Татар егете» бәйгеләре җиңүчеләрен бүләкләделәр

6 декабрьдә Төмәндә Себер татар яшьләре өчен иң мөһим чараларның берсе — «Себер йолдызы» һәм «Татар егете» төбәкара конкурсының финалы узды. Бу турыда Бөтендөнья татар конгрессы хәбәр итте.

Тубыл һәм Төмәндә үткәрелгән сайлап алу турларыннан соң, финалның гала-концерты «Нефтяник» Мәдәният йортында узды. Анда төрле төбәкләрдән иң сәләтле катнашучылар җыелды. Конкурсның төп бүләге — 300 000 сум — яшьләр өчен көчле мотивация булды.

Катнашучылар җырлау һәм бию осталыкларын, сәхнәдә үз-үзләрен күрсәтү сәләтләрен һәм татар традицияләрен тирәнтен белүләрен күрсәттеләр. Бигрәк тә катнашучыларның милли мирасны заманча тенденцияләр белән берләштерүләре сөендерде. Бу алым милли мәдәниятне киң аудиториягә аңлаешлы һәм кызыклы итеп күрсәтергә мөмкинлек бирә, диелә хәбәрдә.

Бәйге 2008 елдан башлап, Төмән өлкәсе Бөтендөнья татар конгрессы вәкиллеге ярдәмендә үткәрелә. Аның төп максаты — татар яшьләренең сәләтләрен ачу һәм аларга иҗади һәм социаль проектларны тормышка ашыруда ярдәм итү. «Себер йолдызы» һәм «Татар егете» конкурсы татар яшьләре өчен уникаль мәйданчык булып тора. Бу чара традицияләрне саклап, милли мәдәниятне үстерүгә зур өлеш кертә, диелә хәбәрдә.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus