2025 елның беренче яртыеллыгында машиналарга уртача бәя 10 процентка яки 3,4 миллионга кадәр артырга мөмкин. Бу хакта «Автостат» агентлыгы генераль директоры Сергей Целиковка сылтама белән «Известия» газетасы яза.
Целиков фаразы белән яңа машиналар сату департаменты директоры Николай Иванов та килешкән, әмма аның фикеренчә, компанияләр бәяне кисәк кенә 10 процентка күтәрмәячәк, ә ел дәвамында әкренләп арттырачак.
Иванов сүзләренчә, параллель импорт реактив рәвештә кыйммәтләнәчәк. Ягъни, әгәр дә юань 15 процентка артса, машиналар да 15 процентка кыйммәтләнә.
Ә «Тринити Моторс» директорлар советы рәистәше Григорий Былов бәяләр динамикасын фаразлау авыр дип саный. Ул бәяләр артачагын инкарь итми, тик күпмегә артачагы билгеле түгел. Аның фаразларына караганда, машиналар 22 проценттан артыгракка кыйммәтләнергә мөмкин.
«Москвич» заводының коммерция директоры Александр Мигаль бәяләр арту премиум сегментка аз йогынты ясаячак, диде. Төп тәэсир массакүләм сегментка булачак.
Аналитиклар сүзләренчә, утильләштерү кыйммәтләнү, сумның көчсезләнүе һәм Үзәк Банк ставкасы югары (шуның аркасында кредитлар алу авырлаша) булу бәяләр артуга сәбәп була.