Чирмешәндә яшәүче 21 кеше теркәлгән коралны үз теләге белән тапшыру турында гариза белән мөрәҗәгать иткән. Алар 24 берәмлек сугыш коралы, 125 патрон һәм 200 грамм дары тапшырганнар. Сугыш кирәк-яраклары, утлы корал, патрон, дары тапшырган чирмешәнлеләргә акчалата бүләк бирелә. Бу хакта «Безнең Чирмешән» сайтында Кадрия Гамирова яза.
«Моның өчен сугыш коралларын Россия Эчке эшләр министрлыгының Чирмешән районы буенча бүлекчәсенә китерергә һәм алар биргән квитанция белән, түләү алу өчен, күп функцияле үзәккә гариза язарга кирәк. Үзәк хезмәткәрләре документлар пакетын әзерли һәм ТР Биологик ресурслар буенча дәүләт комитетына карауга җибәрә, анда комиссия акчалата түләү һәм аның күләме турында карар кабул итә. Түләү документлар тапшырылганнан соң өч айдан да соңга калмыйча бирелә», – диде бүлекчә җитәкчесе урынбасары Иван Пешков.
Бүгенге көнгә сугыш кирәк-яраклары тапшырган 11 гражданинның исәп-хисап счетына 32800 сум акча күчерелгән.
Хәзерге вакытта «Тыныч күк өчен» («Zа мирное небо») хәйрия фонды махсус хәрби операциядәгеләргә булышу йөзеннән «Сугышчыларга мылтык һәм сугыш кирәк-яракларын бүләк ит» программасы үткәрә.
«Программаның асылы шунда, гражданин - теркәлгән коралның хуҗасы мылтыгын, патроннарны хәрби частьләргә тапшыра ала. Райондашлар 16 шома көпшәле корал һәм 1200 патрон биргән. Әлеге патроннарның 1000 данәсен бер райондаш шул максатка махсус сатып алган», – диде ул.
Бу хакта тулырак мәгълүмат алу өчен лицензия - рөхсәт бирү бүлегенә 8-925-176-97-10 номеры буенча мөрәҗәгать итәргә мөмкин, диелгән хәбәрдә.