Түбән Әлки авылында яңа салынган мәдәният йорты тантаналы төстә ачылды. Заманча таштан, буяулы калай түбәсе, ап-ак зур пластик-тәрәзәләр белән төп юл кырыена салынган бина, затлылык, ямь биреп, авылга керүгә үк күренә. Аның янәшәсендә ФАП, ветеринария бүлеге, мәчет, мәктәп тә урнашкан. Бинага нигез ноябрьдә салынса, төзелеш быел җәй башында төгәлләнде. Шул көннән авылның һәр кешесе дә аның ачылуын көтте. Бу хакта «Әлки хәбәрләре» сайтында Алсу Закирова яза.
Тантаналы ачылыш мөхтәрәм кунаклардан башка булмый. Беренче булып, район башлыгы вазифасын вакытлыча башкаручы Рәшит Билалов, сүз алып, теләкләрен ирештерде:
– Мәдәният йорты «Бердәм Россия» партиясенең илкүләм проекты кысасында төзелде. Аңа Россия Федерациясе дәүләтеннән, Татарстан Республикасы бюджетыннан күп акча бүлеп бирелде. Төзүчеләр аны матур һәм сыйфатлы итеп башкарып чыкты. Мәдәният йортының ишекләре ачык булсын, авылдашлар алга таба биредә рәхәтләнеп ял итсен, – диде ул.
Шатлыклы ачылышка «Бердәм Россия» партиясенең Татарстан төбәге башкарма комитеты җитәкчесе Марат Сәмигуллин чакырылган иде.
– Авылда берәр социаль объект: мәктәп, ФАП, клуб төзелә икән, димәк, бу авыл яши, аның киләчәге бар. Бирегә эштән соң, ял көннәрендә яшьләр дә, өлкәннәр дә йөрер, кызыксынулар буенча түгәрәкләр эшләр дип ышанып калам. Бергә булып, күңелле итеп яшәгез, – диде ул.
Ә аннары ал тасманы кисте. Мәдәният йорты ишеге ачылды һәм түбән әлкилеләр берәм-берәм эчкә узды. Һичшиксез, биредә бәйрәмнәр күп узар, халык та килер, чөнки рухи азык кешегә бик кирәк, диелгән хәбрәдә.
Фото: © https://alki-rt.ru/