Добавить новость


World News


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Абхазиядән мандарин төялгән йөк автомобильләрен Россиягә кабат кертә башладылар

Абхазиядән мандарин төялгән йөк машиналарын Россиягә янә кертә башладылар. Абхазия авыл хуҗалыгы министры вазифаларын башкаручы Беслан Джопуа шулай дип белдерде. Бу хакта ТАСС агентлыгы хәбәр итә.

Спикер сүзләренчә, җиләк-җимеш төялгән йөк автомобильләрен җентекләп тикшергәннән соң чик аша үткәрәләр. Джопуа шулай ук чик буенда инде бөкеләр булмас дигән ышаныч белдерде.

Элегрәк Абхазия Премьер-министры вазифаларын башкаручы Валерий Бганба Россиянең, санитар хезмәтләр карарына сылтап, җиләк-җимеш кертүне тыюы хакында белдергән иде. Аның сүзләренчә, әлеге карар сәяси мотивлар буенча кабул ителгән.

Шул ук вакытта, Ветеринар һәм фитосанитар күзәтчелек федераль хезмәтендә (Россельхознадзор) Россиянең Абхазия мандариннарын кертүне тыюына бәйле мәгълүматны кире кактылар. Ведомствода билгеләп үтүләренчә, 130 җиләк-җимеш партиясенең өчесендә көнбатыш чәчәк трипсы табылган.

Аңа кадәр Ваклап сәүдә итү компанияләре ассоциациясе президиумы рәисе Игорь Караваев ассоциация әгъзаларында - зур сәүдә челтәрләрендә мандариннарга кытлык көтелми дип ышандырган иде.

Шулай ук «Руспродсоюз»ның башкарма директоры Дмитрий Востриков искәрткәнчә, Россиядә Абхазия мандариннарының өлеше 5-7 процент кына. Әйтик, Россия 2023 елда 900 мең тонна мандарин сатып алган: шуның 500 меңе – Төркиядән, 100 мең тоннага якыны – Мароккодан. Әлеге җиләк-җимешне шулай ук Мисыр, Кытай һәм Көньяк Африка Республикасыннан да кайтарталар.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus