Добавить новость


World News


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Казанда беренче тапкыр Идел буе умартачылары форумы оештырылды

Бауман исемендәге Казан дәүләт ветеринария медицинасы академиясендә бүген беренче тапкыр Идел буе умартачылары форумы узды. Форумда Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров һәм аның урынбасарлары катнашты.

Форумда Россиянең төрле төбәкләреннән 200дән артык умартачы катнашты. Умартачылык продукциясе һәм умартачылык өчен кирәк-яраклардан торган күргәзмә дә эшләде.

Министр умартачыларның актив булуын әйтте һәм бергә эшләргә өндәде. Аның сүзләренчә, фальсификат бал булмасын өчен умарталарны исәпкә алу мөһим. «Бүгенге көндә умарталарның якынча 42 проценты паспортлаштырылган. Бездә әле яртысы турында мәгълүмат юк дигән сүз», – диде министр һәм бу эшне 100 процентка җиткерергә кирәклеген әйтте.

Министр урынбасары Гөлүс Баязитов умартачылар белән очрашуларның нәтиҗәсе булуын ассызыклады.

«Умартачылар белән без даими рәвештә очрашырга тырышабыз. Бу форумга Татарстан умартачылары гына түгел, якын-тирә төбәкләрдәге умартачылар да килде. Очрашулар нәтиҗәләре буенча без эш планнарын корабыз. Бүгенге көндә төрле сораулар бар әле. Паспортлаштыру мәсьәләсе бар, экспорт көйләнмәгән, авырулар белән көрәшү ысулларын карыйбыз. Кортлар агулану очраклары булмасын иде, дибез. Җыелышлар нәтиҗәсендә комиссияләр дә оештырдык», — диде ул.

«Татарстан умартачылары» төбәк иҗтимагый оешмасы рәисе Шәфкать Хәйруллин сүзләренчә, төбәкләрдәге умартачылар оешмага керү теләген белдерә.

«Безнең оешма Россиядәге иң көчле оешма. Бу барысы да үзебезнең тырышлык. Төбәкләрдәге умартачылар тәҗрибә белән уртаклашыгыз, дип киләләр. Безнең тәҗрибә – агрохимикатлар белән көрәш җайга салыну. Без министрлык белән бергә эшли алдык. Безне тыңладылар, аңладылар. Без күп булган саен, проблемаларны хакимияткә ирештерүе җиңелрәк. Умартачылар шуны аңласын иде», – диде ул.

Чарада умартачылык тармагы белән бәйле төрле белгечләр катнашты. Шулай ук форум кысаларында «Бал бәйгесе» дә оештырылды.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus