Добавить новость


World News


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Рөстәм Миңнеханов Ватан Геройлары көнен иң югары дәрәҗәдә билгеләп үткәрергә кушты

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов ТР Хөкүмәте йортында узган традицион киңәшмәдә алда торган истәлекле даталар һәм аларга багышланган массакүләм чараларга бәйле берничә күрсәтмә бирде. Бу хакта республика җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Рөстәм Миңнеханов искәрткәнчә, 9 декабрьдә илебез Ватан Геройлары көнен билгеләп үтәчәк. Бу көнне Россиядә Советлар Союзы, РФ Геройларына, Изге Георгий һәм Дан орденнарына кавалерларына хөрмәт күрсәтәләр. «Илебез тарихында 436 татарстанлы Ватан Герое булган», - дип искәртте ул.

«Ватан Геройлары көне безгә туган илебезне фидакярләрчә яклаган һәм әле дә яклаучы, безгә үрнәк булган ата-бабаларыбыз һәм замандашларыбызның батырлыгы турындагы истәлекне саклауның мөһимлеген искәртә», - диде Татарстан Рәисе.

Ул министрлык һәм ведомство җитәкчеләренә, шәһәр һәм район башлыкларына әлеге истәлекле датага бәйле чаралар оештырганда «елдан-ел кими баручы» Бөек Ватан сугышы ветераннарына, хәрби хәрәкәтләрдә катнашучыларга һәм «бүгенге көндә махсус хәрби операция барышында Ватанга хезмәт итүне дәвам итүчеләргә» аерым игътибар бирергә чакырды.

«Тантаналы чараларны үткәрүне иң югары дәрәҗәдә оештырырга кирәк», - диде Рөстәм Миңнеханов.

Республика җитәкчесе киләсе атнада, 12 декабрьдә, РФ Конституциясе көне билгеләп үтелүен дә искәртте.

«Һичшиксез, Россия Конституциясе сайлаучыларның күпчелеге тарафыннан кабул ителде, катлаулы чорда гражданнарны берләштерде, дәүләтне ныгытты һәм бүгенге көндә дә, хакимият органнары эшендә ориентир ролен үтәп, мөһим роль башкара», - дип билгеләп үтте ул һәм 1993 елда Конституция кабул ителгәннән алып инде шактый вакыт узуын әйтте.

«Шулай ук район, шәһәр башлыкларын Россия Конституциясе көнен тантаналы чаралар белән билгеләп үткәрүләрен сорыйм. Яшь гражданнарыбызга паспорт тапшыру тантанасын үткәрү дә яхшы мисал булып тора», - дип өстәде Рөстәм Миңнеханов.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus