Добавить новость
World News


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Шамил Садыйков: Татар милләте ул - әниләр милләте

Бүген Казанда «Сөембикә» журналы редакциясе тарафыннан оештырылган «Татар әниләренең беренче форумы» узды. Кунакларны «Татмедиа» акционерлык җәмгыятенең генераль директоры Шамил Садыйков сәламләде.

«Татар милләте ул - әниләр милләте. Без әтиләр милләте дә, балалар милләте дә түгел, ә тулысы белән әниләр милләте. Безнең сөенечебез, көчебез шунда. Хәзерге вакытта редакцияләрдә күбрәк хатын-кызлар эшли. Гомумән, мәдәният, фән, журналистика өлкәләре тулысынча хатын-кызлар, әниләр кулына калды», - дип ассызыклады ул чыгышында.

«Әниләр марафоны»на 21 көн дәвамында барлык биремнәрне үтәп, финалга узган әниләр җыелган иде. Алар алдында төрле өлкәләрдәге белгечләр чыгыш ясап, аларның сорауларына җавап бирделәр

Форумның беренче өлешендә спикер буларак Рамил хәзрәт Юныс, балалар табибы Илдус Лотфуллин, иҗади гаилә – Илназ һәм Гүзәл Баһавиевлар, икенче өлештә беренче татар коучы Илүзә Әминова чыгыш ясады.

«Мондый җыеннар күбрәк булсын. Беренчедән, бу - әниләрнеке, әниләрнең җыелып, фикер алышуы, үз фикерләрен туган телләрендә яза алулары бик мөһим. Шулай ук биредә Рамил хәзрәт Юнысның фикерле сөйләме, табибның балалар турында кирәкле фикерләре, хатын-кызларга аңлатуы бик кирәкле шәйдер», - диде «Ак калфак» татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Кадрия Идрисова.

Ул форумда киләчәктә хатын-кызның зәвыклы киенүе, үз-үзен тоту культурасы, дөрес туклану кебек темалар да булуын теләде.

Форумның азагында һәр финалист «Сөембикә» журналының яртыеллыгына язылу һәм истәлекле бүләкләр белән бүләкләнде.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus