Добавить новость
World News


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Чистайда махсус хәрби операция волонтерлары хәрбиләр өчен киемнәр тегә

Чистайда махсус хәрби операция волонтерлары хәрбиләр өчен киемнәр тегә. Бу хакта «Чистай-информ» хәбәр итә.

Нина Ионычева ике ел элек «Чистай — фронтка» волонтерлык хәрәкәте турында мәгълүмат күргән. Ул вакытта хәрәкәт 6нчы номерлы «Мебель фабрикасы» территориаль иҗтимагый үзидарә бинасында эшли генә башлаган булган.

«Башкалар кебек үк, мин дә анда маскировкалау челтәрләре үрергә килдем. Аннары волонтерлар хәрбиләргә, маскировкалау челтәрләреннән тыш, җылы кием белән дә ярдәм итәргә теләде. Тегүчеләр эзли башладылар. Мин тегә беләм, өемдә тегү машинасы да булганлыктан, бу эшкә алынырга булдым», — дип уртаклаша хатын-кыз.

Нина Ионычева хәрбиләргә кирәкле бик күп эшләнмәләр ясый. Ул флис толстовкалар, эчке кием, маскировкалау костюмнары, плащ-палаткалар, балаклавлар һәм башка күп төрле әйберләр тегә.

Евгения Наумова «Чистай — фронтка» волонтерлык хәрәкәте оешканнан бирле волонтерлык эшчәнлеге белән шөгыльләнә. Менә 2 ел инде ул снайперлар һәм разведчиклар өчен «леший» костюмнары һәм аяк киеме өчен җылы олтыраклар тегә.

«Волонтерлык хәрәкәте штабыннан миңа костюмнар өчен нигез һәм киселгән тукыма тасмалар китерәләр. Ә мин барлык детальләрне тулы бер эшләнмәгә әйләндерәм. Хәзер кышкы «леший» костюмы тегәм. Биредә берничә материалдан: ак һәм яшел тукымадан, капчык һәм мунчаладан тасмалар әзерләнгән инде», – дип уртаклашты Евгения Наумова.

Хатын-кыз билгеләп үткәнчә, буш вакыты булганда ул мондый костюмны бер көн эчендә тегәргә мөмкин. Ә бер айда ул уртача 10-12 костюм тегә. Ноябрьдә Евгения Григорьевна 18 костюм теккән. Ел ярым эчендә 10 километрдан артык тукыма кискәннәр

Галина Спиридонова һәм Татьяна Колобова «Чистай — фронтка» хәрәкәте турында белүгә үк волонтерлык эшчәнлегенә кушылганнар һәм тукыма кисә башлаганнар. Аларның өйләренә тукыма китерәләр, аны өлгеләр буенча кисәкләргә кисәләр, ә аннары боларның барысын да тегүчеләргә тапшыралар.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus