Добавить новость
World News


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Яңа Чишмә районында Ватан Геройлары көне алдыннан хәйрия концерты үткәрделәр

Яңа Чишмә районының Архангел Бистәсе Мәдәният йорты хезмәткәрләре һәм иҗат коллективлары Ватан Геройлары көне алдыннан «Россия өчен» дип аталган хәйрия концерты үткәрде. Авылда яшәүче һәркем бу инициативаны күтәреп алды һәм концертка килде. Биредә үк теләгән кешеләр хәйрия взносы да кертте.

Җыелган акчага блиндаж шәмнәре өчен 60 килограмм парафин, тепловизорлардан саклану өчен дронга каршы тугыз япма, кан туктата торган дүрт турникет, 60 бинт, шулай ук термоюрган һәм газ баллоннары сатып алачаклар.

Бүгенге көндә Архангел Бистәсе Мәдәният йорты хезмәткәрләре һәм «Көмеш волонтерлары» маскировка челтәрләре, 750 пакет витаминлы һәм җимешле чәй, 123 блиндаж шәме әзерләгән, 13 балаклава теккән. Авыл халкы 15 җылы юрган алып килгән.

Тиздән боларның барысын да махсус хәрби операциядә катнашучыларга җибәрәчәкләр.

Элегрәк «Татар-информ» агентлыгы Татарстанның Яңа Чишмә районы волонтерлары махсус хәрби операция зонасына 200 мендәр озатуы хакында хәбәр иткән иде.

ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов элегрәк Татарстан Дәүләт Советына еллык юлламасында махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм күрсәтүгә мөһим өлеш керткәннәре өчен волонтерларга рәхмәт әйтте.

«Кешеләр моны үз тирәсенә шундый ук битараф булмаган гражданнарны берләштереп, фикердәшләрдән тулы бер командалар җыеп ихлас күңелдән һәм чын йөрәктән эшли», - дип искәртте республика җитәкчесе.

2 сентябрьдән Татарстанда РФ Саклану министрлыгы белән контракт төзүчеләргә 2 миллион сумга кадәр акча бирелә. Акчаның күләме арту республикада түләүләр күтәрелүгә бәйле.

РФ Кораллы көчләре сафларында контракт буенча хезмәт итү, шулай ук премияләр, ташламалар һәм түләүләр турында heroes-tatarstan.ru сайтында яки 117 телефоны буенча белергә була. Шулай ук Контракт буенча хәрби хезмәткә сайлап алу пунктына (1нче разряд) мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Адресы: Казан, Аэропорт урамы, 1/40; телефоны: (843) 221-44-52. Моннан тыш, 8 800 222 59 00 номеры буенча мөрәҗәгать итәргә була.

Яңа Чишмә районы матбугат хезмәте фотосы

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus