Татарстанда туып үскән, Казан танк училищесын тәмамлаган, өч «Батырлык» ордены иясе, «Казан» кушаматлы «Казан» танк батальоны командирына РФ Саклану министрлыгы боерыгы белән вакытыннан алда майор дәрәҗәсе бирелде.
Махсус хәрби операция Героен чираттан тыш хәрби дәрәҗә бирелү белән РФ Иҗтимагый палатасының Татарстаннан сайланган әгъзасы Ольга Павлова котлады. Ул махсус хәрби операция зонасына, шул исәптән «Казан» батальонына да берничә тапкыр гуманитар ярдәм оештыруда катнашты.
«291нче гвардия полкының «Казан» батальоны командирын чираттан тыш майор дәрәҗәсе бирелү белән чын күңелдән котлыйм. Россия өчен катлаулы чорда аны саклаучы һәм хәрби хәрәкәтләр зонасында хәрби бурычларын үтәүче егетләр, Казан танк училищесын тәмамлаучыларның ныклыгына, батырлыгына сокланам һәм горурланам», - дип белдерде Ольга Павлова «Татар-информ» агентлыгы журналистына.
Ул шулай ук әлеге бүләкләүнең символик мәгънәгә дә ия булуын әйтте. Чөнки бүләк һәм дәрәҗәләрне Бөек Ватан сугышында җиңүчеләрнең оныклары һәм оныкчыклары ала, киләсе елда илебез Бөек Җиңүнең юбилеен билгеләп үтәчәк.
«Бу котлау белән күптән танышмын. Хәрбиләргә гуманитар йөк, алгы сызыкта кирәкле әйберләр белән төрлечә ярдәм итәбез. Хәзерге вакытта, Яңа ел алдыннан егетләргә хәрби бурычларны үтәве уңайлырак булсын өчен чираттагы йөкне әзерлибез. Аларның тизрәк җиңү яулап кайтуларын телим, биредә үзләрен бик яратуларын һәм түземсезлек белән көтүләрен һәрвакыт истә тотсыннар иде», - дип искәртте Ольга Павлова.