Бауман исемендәге Казан дәүләт ветеринария медицинасы академиясендә бүген Идел буе умартачылары форумы уза. Форум утырышында Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров катнашты. Ул татар балы брендын булдыру мәсьәләсендә бергә эшләргә кирәклеген әйтте.
«Умартачылык авыл хуҗалыгы тармагының мөһим өлеше. Үзебезнең яктан без игътибар бирәбез, шартлар тудырырга тырышабыз. Илдә бал күп җитештерелә, Татарстан да балны күп җитештерә, тик үзебезнең бренд юк. Мәсәлән, башкорт балы билгеле. Башкортстандагы хезмәттәшләребез бу юнәлешкә төрле дәрәҗәдә зур игътибар бирә, без дә бергә эшләргә тиеш бу юнәлештә», – диде ул умартачыларга.
Җитәкче умартачыларга ярдәм күрсәтү мәсьәләсендә дә Башкортстан тәҗрибәсен өйрәнү бурычын куйды. Әлегә Татарстанда нәселле хуҗалыкларга гына ярдәм каралган.
Җитәкче «Татарстан умартачылары» төбәк иҗтимагый оешмасының һәм умартачыларның активлыгын ассызыклады. Умартачыларның төп бәласе булган бал кортлары агулану темасына да тукталды.
«Майлы культуралар үстерүнең умартачыларга кыенлык тудыруын беләбез, чөнки аларны эшкәрткәндә химик матдәләр кулланыла. Кызганыч, безнең төбәктә майлы культуралар чәчү арту, ә бөртеклеләрнең кимү тенденциясе бар. Авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерүчеләрнең дә үз авырлыклары бар. Ике арадагы эшне оештырырга тырышабыз. Кызганыч быел да агрономнар хатасы белән умарталар үлү очраклары булды. Моны булдырмас өчен без булдыра алганча эшләргә тиеш», – диде ул.
Министр эшләнелгән инструкцияләрнең булуын ассызыклады. «Кызганыч, үтәлмәгән очраклар була, хезмәттәшләрдә намуссызлык та бар», – ди ул.
Марат Җәбаров умартачыларны күргәзмәләрдә актив катнашырга өндәде. Форум кысаларында да күргәзмә оештырылган иде, анда бал продукциясе һәм умартачылык өчен кирәк-яраклар тәкъдим ителде. Форумда Башкортстан, Чувашия, Пенза, Оренбург һәм башка төбәкләрдән барысы 200дән артык умартачы җыелган.