Добавить новость
World News


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Түбән Новгород өлкәсенең Татар Моклокасы авылында геройларга мемориал ачылды

Түбән Новгородның «Туган як» газетасында Олег Әндәрҗановның «Моклока геройларына мемориал ачылды» дигән язмасы чыкты. Ул Бөтендөнья татар конгрессы сайтына урнаштырылган.

Илебез мәнфәгатен кайнар нокталарда һәм кораллы низагларда яклаган авылдашлары хөрмәтенә Түбән Новгород өлкәсенең Татар Моклокасында 16 ноябрь көнне тантаналы рәвештә мемориал ачылды. Бу скверны булдыру инициативасы белән Спас округының депутатлар Советы депутаты Хәйдәр Җамалетдинов чыккан, ә финанс ярдәмне (5,5 млн сум) икенче бер моклокалы ватанпәрвәр Илдар Хаҗаев күрсәткән.

Моклокалыларны шушы истәлекле патриотик вакыйга белән Россия Президенты администрациясе вәкиле Марат Җамалетдинов, Түбән Новгород өлкә хөкүмәтенең эчке региональ һәм муниципаль сәясәт министры урынбасары Дмитрий Грачёв, Дәүләт Думасы депутаты Роман Любарскийның ярдәмчесе, өлкә муниципаль берләшмәләре Советының башкарма директоры Дмитрий Либенко, Спас округы башлыгы Татьяна Бирюкова, җирле территориаль бүлек җитәкчесе Салех Щегалев һәм башка олы кунаклар җылы сәламләделәр һәм котладылар.

Алар бу истәлекле урынны булдыручыларга, аларга ярдәм кулы сузганнарга олы рәхмәтләрен ирештерделәр, мемориалның киләчәк буынны ватанпәрвәрләр итеп тәрбияләүдә мөһим роль уйнаячагын ассызыклап үттеләр, ә бу идеяне тормышка ашыручыларны Татьяна Валентиновна әле Рәхмәт хатлары белән дә бүләкләде.

Әйтергә кирәк, бу чараның җилле һәм җепшек һава торышына туры килүенә дә карамастан, 300дән артык кеше җыелган иде, кунаклар да, журналистлар да, шул исәптән өлкә дәүләт телевидениесеннән килгән хезмәттәшләребез дә карлы суыкка карамастан, үз эшләрен тырышып башкарды һәм монысы аңлашыла да, чөнки моклокалыларның әлеге инициативасы, аеруча да бүгенге вазгыятьтә, тирән әһәмияткә ия, үрнәк өлгесе булып тора.

Тагын шуны билгеләп үтәр идек, бу скверга өч төштән керү каралган, шуңа бу көнне өч кызыл тасма киселде, ә тантананы Наилә Кинзябаева белән Камил Сиафетдинов алып барды, мәктәп укучылары каравыл торды һәм шигырь сөйләде.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus