Добавить новость


World News


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Этләрне мәҗбүри теркәү турында закон проекты Татарстан Дәүләт Советына кертелде

Татарстанда республика территориясендә асрала торган этләрне мәҗбүри теркәү тәртибе кертергә телиләр. ТР Хөкүмәте ТР Дәүләт Советына шул хактагы закон проектын керткән. Документны хәзер карыйлар.

Закон проектында «Татарстан Республикасында хайваннарга карата мөнәсәбәт өлкәсендә аерым мәсьәләләрне җайга салу турында»гы законның дүртенче маддәсенең ике пункты үз көчен югалткан дип танырга тәкъдим ителә.

«Күрсәтелгән нормаларда этләрне хәбәр итеп (ирекле) теркәү тәртибен билгеләүне ТР Министрлар Кабинетына беркетә торган нигезләмәләр, шулай ук этләрне хәбәр итеп (ирекле) теркәүне гамәлгә ашыру буенча ТР Министрлар Кабинеты Баш ветеринария идарәсенең вәкаләте бар. Үзгәрешләр кертелгәннән соң республика территориясендә асрала торган этләрне мәҗбүри теркәү тәртибен кертү ниятләнә», - диелә закон проектының аңлатма язуында.

Билгеләп үтелгәнчә, республика дәрәҗәсендә билгеләнгән ирекле теркәү тәртибе хуҗасыз хайваннар санын киметү һәм югалган этнең хуҗасын эзләү мәсьәләсен хәл итми.

Әйтик, 2027 елда татарстанлылар – 2862, 2022 елда – 532, ә 2023 елда 65 этне ирекле рәвештә теркәгән. Шул ук вакытта, узган елдагы Бөтенроссия йорт хайваннарын исәпкә алу мәгълүматлары буенча Татарстанда 125 мең эт исәпләнә.

Федераль закон нигезендә, Россия төбәкләре дәүләт хакимияте органнары йорт хайваннарын асрауга карата өстәмә таләпләр билгеләргә хокуклы.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus