Добавить новость


World News


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Казанда Кыргызстан татарларына багышланган түгәрәк өстәл булды

Бүген Казанда «Заманча инновацион сынаулар контекстында төбәк энциклопедистикасы» Халыкара фәнни форумы кысаларында «Кыргызстан татарлары: фәнни-белешмә басма»: эш йомгаклары һәм перспективалары» түгәрәк өстәле узды. Бу турыда Бөтендөнья татар конгрессы хәбәр итте.

Чарада Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе, ТР Дәүләт Советы депутаты Данис Шакиров катнашты. Ул түгәрәк өстәл катнашучыларын сәламләде һәм Кыргызстанда яшәүче милләттәшләребез турында мәгълүмат бирде.

«Хәзерге вакытта республикада 55 меңгә якын, ә Бишкәк шәһәрендә 16 мең милләттәшебез яши. «Туган тел» татар-башкорт мәдәни үзәге – Кыргызстандагы татарларны берләштереп торучы төп оешма. Оешма белән 1998 елдан бирле Гөлсинә Үлмәсколова җитәкчелек итә. «Туган тел» үзәгендә милли һәм дини бәйрәмнәр билгеләп үтелә», – диде Данис Шакиров.

Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты Кыргызстандагы татар диаспорасы белән тыгыз элемтәдә тора. Ел саен Татарстан Республикасының балалар лагерьларында милләттәшләребезнең балалары ялы оештырыла. Татар конгрессы Кыргызстан татар җәмгыятьләрен даими рәвештә методик материаллар, матур әдәбият басмалары, милли тематика буенча аудио һәм видеоматериаллар белән тәэмин итә.

Кыргызстан татар диаспорасы вәкилләре Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты үткәргән барлык чараларда (Бөтендөнья татар конгрессы съезды, Бөтендөнья татар яшьләре, татар хатын-кызлары форумнары, «Татарча диктант» Бөтендөнья акциясе һ.б.) актив катнаша, диелә бу хәбәрдә.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus