Россия Президенты Владимир Путин РФ Тышкы эшләр министрлыгы тәкъдимен кабул итәргә һәм Союздаш дәүләт кысаларында Белоруссия белән иминлек гарантияләре турында килешү имзаларга кушты. Шул хактагы документ хокукый актлар сайтында урнаштырылган.
«РФ Тышкы эшләр министрлыгының Россия Федерациясе һәм Беларусь Республикасы арасындагы Союздаш дәүләт кысаларында кызыксынган федераль дәүләт органнары белән килештерелгән иминлек гарантияләре турында Килешү имзалау хакындагы тәкъдимен кабул итәргә», - диелә документ текстында.
Җомга көнне, 6 декабрьдә, Минскида Союздаш дәүләтнең Югары Дәүләт Советы утырышы уза. Анда РФ һәм Белоруссия лидерлары, ике илнең Хөкүмәт башлыклары, милли парламент җитәкчеләре катнашачак. Быел Союздаш дәүләт төзү турында Килешү имзаланганга 25 ел була. Союздаш дәүләтнең Югары Дәүләт Советында ике яклы хезмәттәшлек һәм интеграцияне үстерү мәсьәләләре хакында фикер алышачаклар.