Добавить новость
World News


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Татарстан Дәүләт Советы депутатлары хәйрия спектакле карады

Бүген инвалидлар ункөнлеге кысаларында Россия Дәүләт Думасы депутаты Илья Вольфсон, ТР Дәүләт Советы депутатлары Ирина Терентьева, Алексей Созинов, Фәнис Нурмөхәммәтов, Евгений Чекашов, шулай ук парламент Аппараты хезмәткәрләре «Симург» инклюзив үзәгендә булып хәйрия спектаклен карадылар. Бу турыда Татарстан Дәүләт Советы матбугат хезмәте хәбәр итте.

Спектакльне күрсәтер алдыннан «В твою пользу» хәйрия фонды башкарма директоры Ксения Тузова депутатларны оешма эшчәнлеге белән таныштырды. «Симург» инклюзив үзәге 3 ел элек «Әкият» балалар үзәге базасында оешкан. Биредә 7 яшьтән 14 яшькә кадәрге балалар вокал, театр һәм башка 5 төрле юнәлеш буенча шөгыльләнә. Үзәккә сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән 86 бала йөри, 7 педагог һәм 5 тьютор эшли.

Үзәк эшчәнлеге белән танышканнан соң, кунаклар Яков Дубравинның «Брысь яки Филофей песие тарихы» хәйрия спектаклен карады. Кергән барлык акчалар «Симург» инклюзив үзәген үстерү һәм анда шогыльләнүчеләргә ярдәм итүгә юнәлдереләчәк.

Республиканың гомуми белем бирү мәктәпләрендә инклюзив мохит булдыру мәсьәләләре буенча фикер алышу барышында депутатлар мәктәпләрнең матди-техник базасын ныгыту һәм педагогларны социаль яктан яклау зарурлыгын билгеләп үтте.

«Мондый балаларга безнең республикада балалар бакчасыннан алып югары уку йортына кадәр тулы бер система булдырылырга тиеш, бу безнең бурычыбыз. Без сәламәт җәмгыять булдырырга тиеш», - дип ассызыклады Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе урынбасары Ирина Терентьева.

Очрашуда Казанның 78 нче лицее директоры Әлфия Урманчеева мөмкинлеге чикле балалар өчен мохит булдыру тәҗрибәсе һәм бу өлкәдәге проблемалар турында сөйләде.

Декабрьнең икенче яртысында депутатлар эш төркеме составында инклюзив белем бирү проблемалары буенча фикер алышуны дәвам итәчәк, диелә хәбәрдә.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus