Добавить новость
World News


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Татарстанда волонтерларга ярдәм чаралары исемлеге расланды

Татарстанда волонтерлык эшчәнлегендә катнашучыларга ярдәм чаралары исемлеге расланды. Республика Министрлар Кабинетының бу хактагы карарын Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин имзалады.

Республика башкарма хакимияте органнары хәзер ярдәм чаралары турында мәгълүматны «Добро.рф» волонтерлык үсеше өлкәсендә бердәм мәгълүмат системасында урнаштырырга тиеш була.

Татарстан муниципаль берәмлекләренең җирле үзидарә органнарына волонтерларга ярдәм итүнең шундый ук чараларын расларга тәкъдим ителде. Карарның үтәлешен ТР Яшьләр эшләре министрлыгы тикшереп торырга тиеш.

Ярдәм чаралары исәбенә, аерым алганда, «Татарстан Республикасында яшьләр сәясәтен үстерү» ТР Дәүләт программасы кысаларында коммерцияле булмаган оешмаларга һәм физик затларга, муниципаль автоном һәм бюджет учреждениеләренә республика бюджетыннан субсидияләр рәвешендә грантлар бирү керде. Шулай ук гражданлык җәмгыятен үстерүгә Татарстан Республикасы Рәисе грантларына конкурс кысаларында волонтерлык эшчәнлеген оештыручыларга, волонтерлар оешмаларына һәм волонтерлыкның ресурс үзәкләренә грантлар бирү каралган.

Ярдәм чараларына шулай ук төбәкнең волонтерлар бергәлеге тарафыннан чаралар үткәрү, волонтерларның шәхси кенәгәләрен рәсмиләштерү, волонтер оешмалары чаралары өчен мәйданчыклар бирү, волонтерларның җәмәгать эшлеклеләре белән очрашуларын оештыру, волонтерларның (шул исәптән 55 яшьтән өлкәнрәк затларның) төрле профильле чараларда катнашуына ярдәм итү һәм волонтерлар вакыйгалары өчен дизайн-макетлар булдыру керә.

Моннан тыш, исемлеккә мәгълүмати, консультацион, милек һәм методик ярдәм кертелгән. Мәгълүмати ярдәмгә рәсми интернет-ресурсларда волонтерлык белән бәйле вакыйгалар турында мәгълүмат урнаштыруны, мондый чараларны яктыртуга массакүләм мәгълүмат чараларын җәлеп итү һәм «Мәрхәмәтле Татарстан» премиясе җиңүчеләренең эшчәнлеге турында мәгълүмат бирү каралган.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus