5 һәм 6 декабрьдә Санкт-Петербургта Россия Федерациясе Герое VII чакырылыш Татарстан Дәүләт Советы депутаты, капитан Рәсим Баксиков 5402нче часть хәрбиләре белән әңгәмәдә катнашачак. Бу хакта Татарстанның Санкт-Петербург шәһәрендәге һәм Ленинград өлкәсендәге Даими вәкиллеге матбугат хезмәте хәбәр итә.
Шулай ук ул хәрби академиядә, Санкт-Петербург гомуми белем бирү мәктәпләрендә һәм Росгвардиянең кадет сыйныфларында булачак, Санкт-Петербургның Мәскәү районындагы 526нчы гимназиядә укучылар белән очрашу үткәрергә җыена.
Россия Федерациясе Президенты карары белән хәрби бурычын үтәгәндә күрсәткән батырлыгы һәм кыюлыгы өчен капитанга Россия Федерациясе Герое исеме бирелде һәм аңа «Алтын Йолдыз» медале тапшырылды. Чыгышлар вакытында Рәсим Баксиков неонацизмга каршы көрәштә махсус операциянең әһәмияте, хәрби вазгыятьләр, хезмәттәшләренең кыюлыгы һәм батырлыгы турында сөйләячәк.