Бүген җәмгыятькә хезмәт итүгә багышланган ачык йөрәкле һәм киң күңелле кешеләр бәйрәме билгеләп үтелә. Бу хакта Татарстан вице-премьеры Ләйлә Фазлыева искәртте.
«Хәзерге вакытта Татарстанда 3229 волонтерлар берләшмәсе бар, анда эшләүчеләрнең гомуми саны 200 меңнән артык. Волонтерлык эшчәнлегенә төрле буын, һөнәр ияләре, тормышка карашлары төрле булган кешеләр җәлеп ителгән. Шунысы куанычлы, елдан-ел волонтерлар саны арта бара», диелә Татарстан Хөкүмәте матбугат хезмәте котлавында.
Фазлыева сүзләренчә, махсус хәрби операция башланганнан бирле волонтерлык җәмгыять тормышының аерылгысыз өлешенә әверелде. Көн саен республиканың битараф булмаган халкы хәрбиләр өчен посылкалар җыюда, маскировкалау челтәрләре үрүдә, окоп шәмнәре ясауда катнаша. Мондый риясызлык һәм ярдәмчеллек соклануга лаек.
«Кешеләргә фидакарь һәм ихлас ярдәм итүче барлык волонтерларны котлыйбыз. Сез - безнең барыбыз өчен дә үрнәк, сез энтузиазм, яхшылык һәм ярдәм итәргә әзер булуыгыз белән илһамландырасыз. Хезмәтегез, ярдәмчеллегегез, ярдәмгә килү теләгегез өчен рәхмәт. Ныклы сәламәтлек, бәхет, алга таба уңышлар һәм иминлек», — дип йомгаклады республика вице-премьеры.
ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов татарстанлыларны Волонтерлар көне белән котлаган иде. Ул искәрткәнчә, көн саен волонтерлык эшчәнлегендә республиканың меңләгән халкы катнаша.