Добавить новость


World News


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Мәгариф һәм фән министрлыгы Россия югары уку йортларына кабул итү тәртибен үзгәртте

Россиядә югары уку йортларына бакалавриат, специалитет һәм магистратура программалары буенча кабул итү тәртибе расланган. Мәгариф министрлыгы боерыгы хокукый актларның рәсми интернет-порталында чыкты.

Хәзер мәгариф учреждениеләрендә бакалавриат программаларына кабул итүнең бердәм срогы булачак. Кампания 20 июньнән башлана. Бюджетка керүчеләр өчен ул 1 сентябрьгә кадәр төгәлләнәчәк, ә контракт буенча кабул итүне һәм өстәмә җыюны исәпкә алып — бер айга соңрак.

Шулай ук 2025 елдан магистратура программаларына килүчеләр документларны «Дәүләт хезмәтләре» порталында суперсервис аша җибәрә ала.

Яңа тәртиптә, моннан тыш, абитуриент бер үк вакытта документлар тапшыра ала торган белгечлекләрнең һәм әзерлек юнәлешләренең саны расланды. Әгәр элек бу санны югары уку йорты үзе билгеләсә (биштән артык түгел), хәзер исә бердәм сан (биш белгечлек һәм әзерлекнең биш юнәлеше) булачак.

Үзгәрешләр бакалавриват һәм специалитет программалары буенча шәхси казанышларга да кагылды, алар өчен абитуриент баллар алырга мөмкин. Исемлек өстәмә гомуми белем бирү программалары буенча өстәмә белем алу белән тулыланды.

Максатчан укуга кергәндә югары уку йортына гаризалар һәм «Россиядә эш» порталында калдырылган гаризалар синхронлаштырылачак. Югары белем бирү учреждениесенә мондый студентларны белем турындагы документның төп нөсхәсе буенча түгел, ә кабул итүгә ризалык турында гариза булган очракта кабул итәчәкләр. Ул суперсервис аша бирелә. Мондый шартларда абитуриент сайлаган белгечлеге буенча бер генә югары уку йортына ризалык җибәрә ала.

Әгәр мәгариф учреждениесенә укырга кергәндә аерым квота буенча керү урыннары бетсә дә, махсус квота буенча калса, югары уку йорты квоталар арасында урыннар бүленешен яңадан карый ала.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus