Добавить новость


World News


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Красноярск краенда Казанка авылы мәчетенең 15 еллыгын билгеләп үттеләр

Красноярск краенда Казанка авылы мәчете ачылуның 15 еллыгын билгеләп үттеләр. Бәйрәмгә район үзәгеннән, Казачинский һәм Сухобузимский районнарыннан һәм край үзәгеннән кунаклар җыелды. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы хәбәр итә.

Бәйрәм кунаклары котлау сүзләре белән чыгыш ясады. Алар арасында Красноярск крае мөфтие Гаяз хәзрәт Фәткуллин, 48 ел стажлы педагог Рәшит Бәдретдинов, меценат Илдус Гәрәев, татар иҗтимагый оешмалары җитәкчеләре Вәгыйзь Фәйзуллин һәм Руслан Гайфуллин һәм башкалар булды.

Красноярск крае Казанка авылына 1908 елда Казан губернасыннан күчеп килгән татарлар нигез салган. Казан татар мәчетен 1912 елда Ениисей губернасының күренекле сәүдәгәре Мөхәммәтша төзегән. Ул үләр алдыннан саваплы гамәл кылырга була һәм үз акчасына мәчет сала. Казанка авылында урнашкан ике катлы мәчет – Красноярск крае мәдәни мирасының XIX гасыр азагындагы татар агачтан төзелеш сәнгатенең безнең көннәргә кадәр сакланып калган бердәнбер объекты. Бинаның төп стилистикасында XIX гасырга хас формалар һәм элементлар чагыла.

Биредә биш ел дәвамында намаз укыганнар. Октябрь революциясе җиңгәннән соң мәчет бинасында башлангыч мәктәп ачылган.

1950 елда башлангыч мәктәпне җиде еллык мәктәп итеп үзгәртәләр. ХХ гасырның 50нче еллары уртасыннан алып 2007 елга кадәр мәчет бинасында мәктәп урнаша.

2009 елның 26 ноябрендә мөселманнарның бөек бәйрәме – Корбан бәйрәме алдыннан, Гашура көнендә, мәчет реставрация эшләре тәмамланганнан соң ачыла. Мәчет бинасында намаз уку заллары, авыл музее, уку бүлмәсе һәм дини әдәбият китапханәсе урнашкан. Мәчетнең икенче «туган көне»нә багышланган чарада 500гә якын кеше катнашкан.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus