Добавить новость
World News


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Казан дәүләт мәдәният институтында «Уйнагыз, гармуннар» проектының гала-концерты була

«Татарстан» дәүләт телерадиокомпаниясе директоры Фирдүс Гыймалтдинов «Уйнагыз, гармуннар» тапшырулар циклының гала концерты турында сөйләде. Кичә 16 декабрьдә 15.00 сәгатьтә Казан дәүләт мәдәният институтының концертлар залында «Гармунтуй» дип исемләнгән йомгаклау гала-концерты буларак тәкъдим ителә.

«Районнарны чакырып, тамаша үткәрәбез. Ул институтның 55 еллыгына һәм «Татарстан» дәүләт телерадиокомпаниясенең 65 еллыгына, безнең филиалның 20 еллыгына багышлана. Без анда үзебезнең ветераннарны алып киләчәкбез, төрле елларда телевидениедә эшләгән шәхесләребез катнаша. Керү бушлай, теләге булганнар тамаша кыла ала. Институтта күргәзмә дә эшләячәк, студиянең элекке фоторәсемнәре куелачак, заманында экранда балкыган йолдызларны күреп булачак. Бер үк вакытта безнең ветераннарны очраштырып, күрештереп, сөйләштерү урынына да әйләнәчәк», - диде.

Фирдүс Гыймалтдинов әйтүенчә, киләсе елда «Уйнагыз, гармуннар!» тапшыруының өченче сезонын әзерләячәкләр. «Һәр районның үзенчәлеге, йолдызлары бар. Алар көндез тракторда эшләсә, кичен гармунда уйный. Алар район күләмендә һәм районнан читтә дә йолдызлар. Ул үзенә күрә гармунчыларның телевизион энциклопедиясенә әйләнеп, тарихта калачак, Аллаһ теләсә», - диде ул «Татар-информ»да «Гармунтуй» гала-концертын оештыруга багышланган матбугат очрашуында.

2023 елның июнь аеннан «Татарстан» дәүләт телерадиокомпаниясе һәм Казан дәүләт мәдәният институты Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе белән берлектә «Уйнагыз, гармуннар!» телевизион тапшырулар циклын гамәлгә куя.

Аның максаты – гармун моңын, аның тавышын телевизор экраннары аша яңгырату, онытылып барган көйләрне кабат искә төшерү, үзешчән гармунчылар белән таныштыру. Ел ярым вакыт аралыгында тапшыруның иҗат төркеме Татарстан Республикасының 11 районында булып өлгергән. Актаныш, Саба, Сарман, Апас, Мөслим, Нурлат, Кукмара, Питрәч, Баулы, Түбән Кама, Арча районнары, Мәскәү һәм Екатеринбург шәһәрләре, Свердловск һәм Чиләбе өлкәләре, Пермь краенда яшәүче үзешчән татар гармунчылары белән таныштырган.

Барлыгы 66 тапшыру эфирга чыккан. «Уйнагыз, гармуннар» тапшыруы 324 үзешчән гармунчыны телеэкраннар аша таныткан, аларның гомер юлы белән таныштырган. Казан дәүләт мәдәният институтының актлар залында «Гармунтуй» концертында республиканың иҗади гаилә ансамбльләрен, гармуннар коллекциясен җыючы үзешчән гармунчылар, яшь гармунчылар чыгышын күреп булачак.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus