Добавить новость


World News


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Уфада Мостай Кәримнең яңа китаплары тәкъдим ителәчәк

12 декабрьдә Уфаның «Артерия» үзәгендә Мостай Кәримнең яңа китаплары тәкъдим ителәчәк. Бу хакта «Башинформ» агентлыгы яза.

Мостай Кәрим исемендәге фонд директоры, башкорт әдәбияты классигының кызы Әлфия Кәримова «Инеш» нәшриятында дөнья күргән «Озын-озак балачак» һәм «Әлфия хикәяләре» китапларын тәкъдим итәчәк. Шунысы игътибарга лаек, яңа басмалар Мостай Кәримнең тууына 105 ел тулу уңаеннан нәшер ителгән.

«Озын-озак балачак» повестеның яңа басмасы 2024 елда дөнья күргән һәм ул әдәбият сөючеләрдә зур кызыксыну уята.

«Әлфия хикәяләре» китабы 2024 елда башкорт һәм рус телендә басылып чыккан. Мостай Кәрим әлеге хикәяләрне кызына багышлаган.

«Хыялый, үзсүзле, әмма киң күңелле кыз турындагы «Әлфия хикәяләре» китабының битләрен ачкач, үземнең бәхетле балачагыма әйләнеп кайта алуыма бик шатмын. Хикәя һәм әкиятләрдә уйдырмалар реаль вакыйгалар белән үрелеп бара. Гөлнур минем балачак дустым иде, саескан исә әти-әнием вафат булгач та әле берничә ел дачабызга очып килде. Язын без аны шатланып каршы алдык, ул дачада үзен хуҗабикә кебек хис итте, ә без аның вак-төяк шуклыкларын гафу иттек. Әлеге китап хәзерге балаларның да күңеленә хуш килер дип өметләнәм, чөнки ул яратырга һәм изгелеккә өйрәтә», - дип сөйләде Әлфия Кәримова.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus