Бүген Мәскәү Җәмигъ мәчетендә «Җәмгыятькә белем һәм тәрбия бирүдә дин әһелләре роле» темасына «Фәхретдин укулары» X бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясе ачылды. Бу хакта Россия Федерациясе мөселманнары Диния нәзарәте хәбәр итә.
Мөфти Ризаэтдин Фәхретдин тууга 165 ел тулуга багышланган чарада Мәскәү, Санкт-Петербург, Казан, Әлмәт, Уфа, Саратов, Екатеринбург, Пермь һәм Түбән Новгородтан руханилар, фән һәм мәдәният вәкилләре катнаша.
РФ мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, баш мөфти шәех Равил Гайнетдиннең фәнни-гамәли конференция оештыручылары һәм катнашучыларына мөрәҗәгатен РФ мөселманнары Диния нәзарәте рәисе урынбасары, РФ мөселманнары Диния нәзарәте аппараты җитәкчесе Илдар Нуриманов укыды. Мөфти Гайнетдин мөрәҗәгатендә Риза хәзрәт Фәхретдиннең бөтен фәнни һәм дини мирасының гуманистик характерына басым ясарга чакырды.
«Фәхретдиннең хезмәтләре гомуми корпусының зур өлешен холыкны йомшарту һәм иҗтимагый мөнәсәбәтләрне гармонияләштерүгә багышланган әсәрләр тәшкил итә. Шул ук вакытта галим гаилә кысаларындагы мөнәсәбәтләрне – ир белән хатын, ата-аналар һәм балалар арасындагы мөнәсәбәтләрне гармонияләштерүгә аерым әһәмият биргән», - дип ассызыклады Россия мөселманнарының дини лидеры.
Конференция эше өч сессиядә уза: «Ризаэтдин Фәхретдин һәм Россия мөселман мәгърифәтчеләре: тормыш, карашлар, мирас»; «Агарту, тәрбия һәм белем бирү эшендә Мөселман дини институтлары» сессияләре һәм яшь имамнар, теологлар һәм шәрык белгечләре сессиясе.
Моннан тыш, чара кысаларында Россиядә Гаилә елы һәм РФ Диния нәзарәтендә Мөселман гаиләсе елына багышланган түгәрәк өстәл узачак. Ул «Мәктәпкәчә яшьтә һәм мәктәп яшендә дини тәрбия бирү мәсьәләләре» темасына багышлана. Шулай ук «Ислам мөнбәре» газетасы»: мөселман өммәтенә белем бирүдә 30 ел» һәм «Ислам манарасы» журналы»: егерме еллык юл» дип аталган ике презентация тәкъдим ителәчәк.