Добавить новость


World News


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Мөхәммәтшин мигрант балаларының телне белүен тикшерү тесты буенча позициясен әйтте

Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин «Татар-информ»га биргән интервьюсында мигрант балаларының мәктәпкә кергәндә рус телен белүен тикшерү өчен мәҗбүри тест үткәрү планын шәрехләде.

Республика парламенты җитәкчесе рус телен белүгә тест үткәрү кирәклеген билгеләп үтте. Балалар аны үзләштерергә тиеш, югыйсә аларда программаны үзләштерүдә кыенлыклар туа. Өстәвенә, мондый тест педагогларга белем бирү процессын төзергә ярдәм итәчәк.

«Күпвекторлы икътисады булган республикабыз югары квалификацияле кадрларга мохтаҗ. Безнең предприятиеләргә күп дәүләтләрдән, кайчакта гаиләләре белән эшләргә киләләр. Һәм еш кына аларда Россиядә булганда балаларны укытуны оештыру <...>, яңа социаль-мәдәни шартларга ияләштерү буенча сорау туа», - диде Мөхәммәтшин.

Сәясәтченең мәгълүматы буенча, хәзер Татарстан территориясендә 100 меңнән артык чит ил гражданы яши, аларның яртысын хезмәт мигрантлары тәшкил итә. Төбәк мәктәпләрендә 3 меңнән артык мигрант баласы белем ала, һәм нәкъ менә аларга Федераль законның яңа проекты кагыла.

«Һәм концептуаль яктан без аны (закон проекты – Т-и искәрмәсе) хуплыйбыз. Аның кайбер нигезләмәләрен эшләп бетерергә кирәклеге икенче эш. Минем коллегаларым, Дәүләт Советы депутатлары, хокук куллану практикасына кагылышлы сораулар күп булуын гадел билгеләде», - диде Мөхәммәтшин.

Аерым алганда, тестларга әзерлек механизмы язылмаган, әзерлек өчен кем һәм нинди күләмдә җаваплы булуы, тест материаллары ничек төзеләчәге күрсәтелмәгән, дип санап китте ул.

«Бу тестны узмаган укучыга нишләргә дигән сорау кала. Сүз бит чит ил кешесе турында гына түгел. Без барыннан да элек кеше турында сөйлибез. Сүз үз проблемабыз белән ялгызын гына калдырырга хакыбыз булмаган бала турында бара. Билгеле булганча, чит балалар булмый...» - диде Фәрит Мөхәммәтшин һәм хакимият тарафыннан мигрантлар белән элемтә булмаса, алар белән криминалитет хезмәттәшлек итәчәк, дип өстәде.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus