Элек-электән татар халкы матурлыкка омтылган. Матурлыкны халкыбыз үзе дә булдырырга һәвәс. Һәр авыл оста чигүчесе белән дан тоткан. Минем әнкәем чигү белән бик нык мавыккан. Аның чигүләрен дә сез әлеге күргәзмәдә күрә аласыз. Әниемнән күреп чигәргә өйрәндем. Әнкәем шома ысул белән чиксә, мин элмәкле җөй, тамбур чигүе ысулы белән чигәм.
Районыбызда Бөтендөнья татар конгрессының «Ак калфак» татар хатын-кызлары оешмасы рәисе Кадрия Рәисовна чыгыш ясады, һәр районнан берәр чигү остасы Сабантуй сөлгесе чигәргә тиеш. Әлбәттә, Минзәлә төбәгендә күпләр бу эшкә алынды. Әмма мин чиккән тастымал конгресска җибәрелде. Шуннан соң тагы да ныграк илһамланып чигәргә тотындым. Республиканың картасында Минзәлә районын чиктем.
Балалар да чигүем белән кызыксына башлады, һәм хәзер мин укучыларга осталык дәресләре бирәм. Китаплар, сез язган әсәрләрне укый-укый, мәктәп китапханәсендә чигеп утырабыз хәзер. Менә шулай итеп яшәп ятабыз, ди ул.
Татарстан Язучылар берлеге әдәби десантының Минзәләгә сәфәре турында тулырак Юлай Низаев язмасында укый аласыз.