Добавить новость
World News


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Татарстан Россиянең башка төбәкләре мәктәпләренә 17 мең татар теле дәреслеге тапшырды

Татарстан быел Россиянең башка төбәкләре мәктәпләренә 17,7 меңнән артык татар теле һәм әдәбияты дәреслекләрен тапшырды, аларның гомуми бәясе 8 млн сумнан артык. Бу хакта Татарстан Рәисе каршындагы Ватандашлар эшләре буенча координация советы утырышында ТР мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин хәбәр итте.

«Быел федераль исемлеккә 86 татар теле һәм әдәбияты дәреслеге кертелде. Алар Россиянең барлык мәгариф оешмаларында легитим. Министрлык ел саен төбәкләр мәктәпләрен республика хисабына укыту-методик әдәбият белән тәэмин итә», - дип сөйләде Мәгариф һәм фән министрлыгы җитәкчесе.

Ул билгеләп үткәнчә, Россия Федерациясенең 28 субъектында мәгариф оешмаларында татар теле өйрәнелә, шул исәптән 24 төбәктә – уку планнары кысаларында, 15ендә – факультатив дәресләрдә һәм 19ында - түгәрәкләрдә. Моннан тыш, төбәкләрдә татар халкының телен, мәдәниятен һәм тарихын өйрәнү буенча якшәмбе мәктәпләре эшли.

«Иң төп мәсьәлә – телне өйрәнү. Төркем формалаштыру өчен бер сыйныфта укучыларның тиешле саны булмау сәбәпле, балаларның кайчакта үз туган телләрен өйрәнү мөмкинлеге дә булмый. Шуңа күрә без бер параллельдә төрле сыйныф балаларын җыярга һәм татар телен өйрәнү өчен шартлар тудырырга тәкъдим итәбез. Моның белән безнең хезмәттәшләр шөгыльләнә, һәм аларның Татарстан фикеренә игътибар бирүләренә без бик шат», – диде Һадиуллин.

Ул Россия Федерациясе субъектлары мәктәпләрендә меңгә якын татар теле һәм әдәбияты укытучысы эшләвен әйтте.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus