Добавить новость


World News


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

2018 елдан Татарстанга чит илдән 8 меңгә якын ватандаш кайткан

2018 елдан башлап Татарстанга программа буенча 8 меңләп ватандаш кайтты, алар элек чит илдә яшәгән. Бу хакта Ватандашлар эшләре буенча координацион совет утырышында билгеле булды.

Татарстанда ватандашларны Россиягә ирекле күчерү буенча дәүләт программасының гамәлгә ашырылуы турында Татарстан Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы җитәкчесе урынбасары Наталья Бутаева һәм Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының Миграция мәсьәләләре идарәсе җитәкчесе Марат Галиев хәбәр итте.

Аларның мәгълүматлары буенча, 2024 елда бу мөмкинлектән 122 ватандаш һәм аларның 336 гаилә әгъзасы файдаланган.

«Безгә ватандашлар килә торган төп илләр – Таҗикстан, Казахстан, Төрекмәнстан һәм Үзбәкстан. Дәүләт программасын финанслау күләме 2018 елдан 11,3 млн сум тәшкил итте», - диде Бутаева.

Ватандашлар эшләре буенча координацион совет утырышында ТР Рәисе Администрациясе җитәкчесе Әсгать Сәфәров, профильле министрлыклар һәм ведомстволар вәкилләре катнашты. Видеоэлемтә режимында көн тәртибендәге мәсьәләләр буенча фикер алышуга Татарстан Республикасының чит илләрдәге һәм Россия субъектларындагы Тулы вәкаләтле вәкилләре кушылды.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus